Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 июнь 2019, 11:21

Ил җитәкчеләре очрашуы көтелә

Русия президенты Владимир Путинның Япония премьер министры Синдзо Абэ белән эшлекле очрашуы көтелә.

28-29 нчы июнь көннәрендә Япониядә алдынгы икътисад илләренең G 20 саммиты узачак.
Саммит барышында, ягъни 29 июньдә Президент Владимир Путинның Япония премьер-министры Синдзо Абэ белән эшлекле очрашуы көтелә. Япония җитәкчесенең АКШ президенты Дональд Трамп һәм Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин белән очрашулары да әзерләнә. Очрашу сәгатьләре әлегә билгеләнмәгән. Дөньякүләм чараның эшчәнлеген 7 меңнән артык журналист яктыртачак.
Читайте нас: