Иртәгә Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Дәүләт Советы утырышы үтәчәк.
Бу турыда оператив киңәшмә вакытында республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерү ясады.
"26 июньдә ил президенты Владимир Путин җитәкчелеге астында Дәүләт советы утырышы үтәчәк. Шуңа күрә анда сүз нәрсә хакында барачагын без аңлап торырга тиешбез", — диде ул.
Фикер алышулар, мөгаен да, транспорт инфраструктурасы буенча булыр дип күзаллана.