

Башкортстан су агызу системаларын модернизацияләү буенча лидерлар исемлегендә урын алды.
2022 елда республика Территорияләрне үстерү фондына инфраструктура проектларын – төзелеш, реконструкция һәм модернизацияне финанслауга заявкалар җибәргән иде. Нәтиҗәдә 17 проект хупланды, шуларның 15е гамәлгә ашырылды да инде.
Эшләр Милли муллык фонды хисабына алып барылды. Һәм бу кертемнәр сизелерлек нәтиҗә бирә: республика ремонтланган челтәрләр озынлыгы буенча Русия лидерлары өчлегенә керде. Бу – 26,97 километр дигән сүз. Проектларны Уфада, Нефтекамада һәм Стәрлетамакта гамәлгә ашыралар.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү Башкортстанда төп юнәлешләрнең берсе булып кала.
Федераль финанслау ярдәмендә яңа объектлар төзү генә түгел, ә системаның тотрыклы эшләве өчен аеруча мөһим булганнарын яңартуга ирешелә.