

Русиядә җитештерелгән экологик чиста продуктларга – кондитер эшләнмәләренә, косметикага һәм эчемлекләргә кытай кулланучылары арасында ихтыяҗ зур. Бу хакта Русия-Кытай коммерцияләре гильдиясе рәисе Павел Кипарисов бәян итте.
Аның сүзләренчә, Кытай базары гаять зур, әмма соңгы вакытта югары экологик стандартлы безнең ил продукциясенә кызыксыну сизелерлек арткан. Рязаньнең «Конфеста», «Аленка» һәм Белевская пастила кондитер брендларына ихтыяҗ зур. Җитештерүчеләр төргәкләрне Кытай өчен яраклаштырып ясый.
Кипарисов аңлатканча, Белевская пастила Кытай супермаркетларында барлыкка килгән беренче Русия продукты. Баллы ризыклардан тыш, Россиядә җитештерелгән косметика, эчемлекләр, шул исәптән квас һәм сыра да актив экспортлана.
Фото: tonkosti.ru.