

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров “Башнефть” оешмасының иң яхшы җиде хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Аларның өчесе “Башкортстан Республикасының атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр алды.
“Моңарчы күрелмәгән катлаулы шартларда нефть тармагының әһәмияте күп тапкырлар арта. Ул безнең икътисадның оборона заводларыннан алып агросәнәгать комплексына кадәр барлык төп секторларын “тукландыра”, аларны ягулык, энергия һәм чимал белән тәэмин итә”, – диде Андрей Назаров.
Нефть тармагы Башкортстанның тулай төбәк продуктының яртысын формалаштыра. Русиянең барлык нефтенең 3 процентка якыны республика өлешенә туры килә.
Нефть чыгару күләме буенча төбәк илнең нефть чыгаручы субъектлары арасында 8 урында тора.