

Быел 1 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә планлаштырылган инвестицияләр күләме 865,8 млрд.сум булган һәм 29,3 мең яңа эш урыны булдырылган 388 инвестиция проекты кертелгән. Мәсәлән, соңгы елларда Благовещен шәһәрендә “Ozon” компаниясенең зур логистика үзәге файдалануга тапшырылды. “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятендә техник күкерт җитештерү комплексы сафка басты. Авыргазы районында заманча сөтчелек комплексы ачылды. Бәләбәй сөт комбинатында җитештерү куәтләре яңартылды, ә Уфа халыкара аэропорты территориясендә яңа кунакханә эшли башлады. Республика икътисадына салынган әлеге инвестицияләр йөзләгән һәм меңләгән яңа эш урыннары да булдырды.
Быел да берничә эре проектны тәмамлау планлаштырыла. Алар арасында Карман дәүләт район электр станциясенең беренче энергоблогын техник яңарту, Учалы тау-баектыру комбинатында сәнәгать суларын тирәнтен чистарту корылмасы төзү, “Газпром нефтехим Салават” предприятиесендә бензин эшкәртү куәтләрен киңәйтү, шулай ук рапс һәм ашлык эшкәртү буенча заманча комплекс булдыру проектлары бар.
Май ахырында Күмертауда Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында нефть чыгару җайланмалары җитештерү буенча «Ойлтиммаш» заводының беренче чираты эшләтеп җибәрелде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Ойлтим» холдингы генераль директоры Владимир Лавров хәбәр итте. Предприятие «Күмертау»ның алгарышлы үсеш территориясе резиденты булып тора һәм «Роснефть», «Газпром» һәм ягулык-энергетика комплексының башка компанияләре өчен цистерналар һәм башка резервуар җиһазлар чыгара. Предприятиене модернизацияләүнең беренче этабын 2022 елның маенда «Инвестсәгать»тә хупладылар. Башлангычны республика ярдәме белән гамәлгә ашырдылар. Завод үсешенә 2,1 млрд сумнан артык инвестицияләр кертелгән. Икенче чират куәтләрне алга таба реконструкцияләүне күздә тота, бу цистерналар һәм резервуарлар чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект шулай ук 2024 елның гыйнварында «Инвестсәгать»тә ярдәм алды. Аны тагын 2,4 млрд сум кертеп, 2028 елда тәмамларга планлаштыралар.