Икътисад
20 Августа , 10:00

“Бүген кече шәһәрләрне, ерак территорияләрне үстерү бик мөһим”

Барысы да Үзәк федераль округта яшәми, ди Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева.

https://forum-zauralye.comhttps://forum-zauralye.com
Фото:https://forum-zauralye.com

14-15 августта Сибайда “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестицияләр сабантуе узды. Башкортстанның икътисади киләчәген булдыручы, яңа проектлар башлаучы һәм инвестицияләр җәлеп итүчеләр арасында сөйләшүләр алып бару урынына әйләнгән форум быел исәп буенча сигезенче тапкыр оештырылды һәм “Җиңү икътисады” темасына багышланды.

Быел Инвестсабантуйда 2,5 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Русиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Беларусь, Абхазия, Көньяк Африка республикасы, Италия һәм башка дәүләтләрдән – җәмгысе 24 илдән – бизнес вәкилләре килгән иде.

Чараны Башкортстан хакимияте һәм Стратегик инициативалар агентлыгы оештырды. Агентлык җитәкчесе Светлана Чупшева һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгындагы пленар утырышта үз бизнесын ачарга теләүче МХО ветераннарына ярдәм итү буенча яңа республика программасы тәкъдим ителде.

Форумның эшлекле өлешендә гомум суммасы 60 миллиард сумнан арткан килешү һәм меморандумнарга кул куелды. Алар республика икътисадына яңа финанслар алып киләчәк. Алтай республикасы, шулай ук Абхазия һәм Үзбәкстан белән хезмәттәшлек турындагы яңа килешүләр төзелде.

Республика хакимияте белән шәхси капитал арасындагы инвестиция килешүләренә килгәндә, форумда Сибай тау-руда комбинаты калдыкларын рекультивацияләү проектлары (2,5 миллиард сум) һәм Белоретта поролон җитештерүне төзү проекты (190 миллион сум) тәкъдим ителде.

Гомумән, Инвестицияләр сабантуе нәтиҗәле узды, дип бәяләде Башкортстан хакимияте. Чагыштыру өчен: 2025 елдагы форумда 30 миллиард сумлык инвестиция килешүләре имзаланган иде, ә быел ул ике мәртәбә артып китте. Барлыгы соңгы биш елда форумда төзелгән килешүләрнең гомум суммасы 500 миллиард сумга җиткән.

Чара кунаклары һәм катнашучылары өчен мәдәни программа да каралды. Әйткәндәй, форум көннәрендә Сибай шәһәре Бөтендөнья һөнәрчелек шәһәре статусын алды. Шул хактагы сертификатны Көньяк Африка республикасыннан Бөтендөнья һөнәрчелек советы вице-президенты Надя Меер тапшырды. Моннан тыш, Урал аръягы башкаласында беренче тапкыр “Яшма җаны” халык-сәнгать һөнәрләре халыкара фестивале узды. Шулай ук 1нче һәм 2нче башкорт полклары оешуга 215 ел тулуга багышланган ат тамашасы булды. Аннары кунаклар милли ризык – бишбармак белән сыйланды, бу уңайдан кулинар рекорд да куелды: бер пешергәндә 700 порция әзерләнде.

Республика премьер-министры Андрей Назаров сүзләренчә,  икътисади форумны Сибайда уздыруның үз катлаулылыгы да, билгеле бер өстенлеге дә бар.

– Форумның катлаулылыгы шунда: ул Мәскәүдән генә түгел, Уфадан да еракта уза. Ләкин аның төп өстенлеге дә шунда. Урал аръягы кебек субтерриторияне яңа икътисади адым ясауга этәрү өчен махсус инструментлар, ярдәм чаралары, креатив алымнар кирәк. Биредә –Башкортстанда һәм чиктәш территорияләрдә – 500 мең кеше яши. Шуңа бу форумны тиешенчә бәяләргә кирәк, – ди Андрей Назаров.

Светлана Чупшева да мондый форумнарны Мәскәү һәм мегаполислардан читтә уздыруга карата үз фикерен белдерде.

– Минем өчен Урал аръягы – каядыр еракта түгел. Бу – илнең үзәге. Бүген кече шәһәрләрне, ерак территорияләрне үстерү бик мөһим. Барысы да Үзәк федераль округта яшәми. Бездә 150 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр илебезнең эчке тулаем продуктының 20 процентын тәшкил итә. Бу – зур өлеш. Шуңа бу территорияләргә игътибар итү, аларны үстерү, бизнес өчен барлык мөмкинлекләрне булдыру мөһим, – диде ул.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров: “Урал аръягы” инвестицияләр сабантуенда без икътисад үсешенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышабыз, республикабызны алга этәрүче сөйләшүләр алып барабыз һәм килешүләр төзибез”.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас