Икътисад
17 Августа , 08:36

Заман шартларына яраклашып

Республикада эшкуарлар саны меңнәрчә санала.

Заман шартларына яраклашыпЗаман шартларына яраклашып
Заман шартларына яраклашып

Соңгы елларда Башкортстанда эшкуарлык күтәрелеш кичерә. Аның тарихына килгәндә, ул 1990 еллар башында яралгы хәлендә генә була. Бу чорда  эшкуарлык беренче кооперативлар рәвешендә пәйда була. Ләкин базар шартларына күчү аларга бик авыр бирелә: икътисад тотрыксыз, эшсезлек, ресурсларны алуда катлаулыклар, дәүләт ярдәме булмавы һ.б. Ул чорда күп кооперативлар мантып китә алмады: күпчелеге ябылды, бөлгенлеккә төште.

         Дәүләт 2007 нче елда гына эшкуарлыкка йөзе белән борылды. Нәкъ шушы елда Башкортстанда «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» законы кабул ителде. Шуның нигезендә «Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм күрсәтү» дәүләт программасы расланды. Шуннан соң гына эшкуарлык тармагына субсидияләр, грантлар, ташламалы кредитлар бүленә башлады, ә 2019 елдан алып БР Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча Башкортстанда Русиядә уникаль булып саналган бизнес-шерифлар институты оештырылды. Ул һәр шәһәр һәм һәр район хакимиятендә булдырылды. Асылда бу вазифаны биләгән кеше эшкуарлык үсеше мәсьәләләрен курьерлый. Урыннардагы экспертлар эшкуарларга үз эшен ачудан алып аның проект куәтенә чыгуына кадәр озата баралар.

         Хәзер республикада эшкуарлар саны меңнәрчә санала. Төгәлрәк әйткәндә, бүген 151 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Һәм Башкортстан бу нисбәттә Идел буе федераль округында — икенче урында торса, Русия буенча 9нчы урынны били. Урта һәм кече эшкуарлык 653 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итә. Бу 2024 елга караганда 9,3 процентка күбрәк. Ул төбәктә тулаем продукт җитештерүнең чиреккә якын өлешен тәшкил итә.

         Башкортстанда үзмәшгульләр санының артуы дәвам итә. 2025 ел эчендә аларның саны 343,6 мең кешегә җиткән. Кече һәм урта эшкуарлар өстәмә эш урыннары барлыкка китерүдән тыш, республика казнасын тулыландыруга үзенең зур өлешен сала. Мәсәлән, 2025 елда гына алар 24 млрд. сумлык салым түләгән һәм бу 2024 елга караганда 11 процентка күбрәк булган.

         Әйткәнебезчә, эшкуарлыкка дәүләт ярдәме, дәүләт кайгыртуы кирәк. Шунсыз ул уңышлы үсешә алмаячак. Әлбәттә, дәүләт төрле программалар буенча ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Урта һәм кече эшкуарлык артуына һәм үсешенә Төбәк гарантия оешмасы тарафыннан бизнесны ташламалы финанслауга ярдәм программасы, ташламалы микрозаемнар, «Минем бизнес» Төбәк лизинг компаниясенең ташламалы лизинг һәм «Минем бизнес» үзәгенең финанслата булмаган ярдәм чаралары аларга уңай үзгәрешләргә юл яра. Акча күләменә күчергәндә, былтыр республика эшкуарларына дәүләт 2,3 млрд. сум ярдәм күрсәткән.

         Дәүләт ярдәменә кагылышлы тагын берничә мисал китерик. 2025 елда Гарантия фонды 175 малтабарга 198 поручительлек белән ярдәм иткән. Шундый ярдәм булуы аркасында эшкуарларга 3,1 млн. сумлык кредит җәлеп ителгән.

         Русия Банкының дәүләт микрофинанс оешмалары исемлегенә кергән микрокредит компаниясе эшкуарларга ташламалы ставка белән микрозаемнар бирә. 2025 елда 646,7 млн. сумга 274 заем рәсмиләштерелгән.

         Шулай ук былтыр Төбәк лизинг компаниясе кече һәм эре эшкуарлыкның 57 субъектына ярдәм күрсәткән. Гомум 313,2 млн. сумлык суммага 77 килешү төзелгән. Әйткәндәй, дәүләт катнашлыгындагы Төбәк лизинг компаниясе форматы уникаль булып санала — ул илебезнең берничә төбәгендә генә тормышка ашырыла. Эшкуарлар әлеге лизингны файдаланып төрле корылмалардан тыш, махсус техника, автобуслар, йөк транспорты, кече авиациягә кадәр сатып алу мөмкинлегенә ия.

2025 елда «Минем бизнес» үзәге 8 меңнән артык консультация һәм профильле хезмәтләр күрсәткән, 416 чара үткәргән, шул исәптә республика муниципалитетларында 30 мобиль офисының күчмә утырышы оештырылган.

         2025 елда «Эшкуарлык өчен мохит» проекты старт алган. Анда эшкуарлар яңа тәҗрибә алу өчен төрле өлкәләрдәге экспертлар белән очраша.  Проект булышлыгында 15 чара үткәрелгән һәм аларда 500 кеше катнашкан.

         Шулай «Минем бизнес» үзәге яңа партнерлык программасын эшләтеп җибәргән. Ул кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә, үзмәшгульләргә һәм үз эшен ачарга теләгән физик затларга бушлай хезмәтләр күрсәтә. Былтырдан алып «Минем бизнес» Төбәк үзәге структурасында «Минем креатив бизнес» үзәге оештырылган. Яңа бүлекчә ел дәвамында 36 чара үткәргән, аларда креатив индустрия өлкәсеннән 1,8 мең эшкуар катнашкан. Үзәк офислары республиканың 13 районында эшли. «Минем бизнес» үзәгенең яңа офисларын ачу эшләре быел да дәвам итә. Шунысын да билгелик, әлеге үзәк «Намус билгесе» системасында товарларны маркировкалау хезмәтен гамәлгә кертү планлаштыра.

         Бизнес-шерифлар институты эшчәнлегенә килгәндә, әйтүебезчә, уңайлы эшлекле климатны формалаштыруда бизнес-шерифлар зур роль уйный. Алар урыннарда эшкуарларга төрле яклы ярдәм күрсәтә, «Эшкуарлык сәгате» форматында атна саен киңәшмәләр үткәрә. Үткән елда шундый         форматта 200-дән артык киңәшмә үткәрелгән, 227,5 млрд. сумга 4 меңнән артык проект каралган. Былтыр шуның нәтиҗәсендә «Эшкуарлык сәгате» чикләрендә каралган 859 проект гамәлгә ашырылган. Аларда 1,8 мең эш урыны булдырылган.

         Республика шәһәрләре һәм районнарында эшкуарлык үсешенә саллы өлеш салган иң яхшы бизнес-шерифлар билгеләнгән. «Шәһәр округы» категориясендә Нефтекамск бизнес-шерифы иң яхшысы дип табылган. Шулай ук Сибай һәм Агыйдел шәһәрләре күрсәткечләре мактаулы. Районнар арасында Дүртөйле, Туймазы, Благовещенск, Шаран, Иглин һәм Кушнаренко  — рейтинг лидерлары.

         Республиканың кече һәм урта эшкуарлыгын үстерүгә 2026 елга да зур бурычлар куела. Тәү чиратта аларның санын 154 меңгә кадәр җиткерү планлаштырылган.  Яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм күрсәтү уңаеннан белем бирү-акселерация программаларын үткәрү дә ул. Шулай ук яңа кораллар һәм хезмәт төрләрен кертү аша эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү инфраструктурасын үстерү кебек җитди бурычлар куела.

         Шулай итеп, Башкортстанның бүгенге эшкуарлык тарихы — ул үзгәрүчән шартларга яраклашырга тырышу, базарда яңа киштәләр эзләү һәм дәүләтнең өзлексез ярдәме һәм башка төрле мөмкинлекләр дә ул.

ФОТО: "Мой бизнес"

 

                           

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас