

Ул Башкортстан урындагы үзидарә органнарының инвестицияләр җәлеп итү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып, инвестиция һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру һәм муниципаль берәмлекләрдә инвестиция проектларын озата бару буенча системалы эшне оештыруга бердәм якын килү формалаштыру максатларында эшләнгән.
Йомгак ясау тантанасында Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.
Светлана Чупшева үзенең сәламләү сүзендә бизнес өчен уңайлы шартлар тудыру дәүләт өчен мөһим бурыч булып тора, дип сөйләде. Илнең көчле икътисады Русия бәйсезлегенә турыдан-туры йогынты ясый һәм аның суверенитетын ныгыта. Бүген уңайлы инвестклимат булдыру буенча эш федераль һәм региональ дәрәҗәдә эшләнелә.