Икътисад
15 Августа , 05:15

Инвестицион режим мөмкинлекләре турында фикер алышу булды

“Урал аръягы-2026" VIII Бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында «Төбәкнең инвестицион режимы: практика һәм перспективалар» секциясе үткәрелде. 

Инвестицион режим мөмкинлекләре турында фикер алышу булдыИнвестицион режим мөмкинлекләре турында фикер алышу булды
Инвестицион режим мөмкинлекләре турында фикер алышу булды

Модератор булып Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты әгъзасы Олег Голов чыгыш ясады.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, Башкортстан инвестиция режимы «Инвестицион форсаж 3.0» программасының киләсе этабы булачак һәм алар иң кирәк булган муниципалитетларга инвестицияләр җәлеп итүне яңа дәрәҗәгә чыгарырга тиеш.
Аның концепциясен республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров кушуы буенча эшләделәр.

"Без Башкортостан инвестицион режимы нигезенә салган төп принцип - ул нокталылык. Без ташламаларның универсаль җыелмасын булдырмыйбыз, һәр муниципалитет өчен, аның уникаль структурасын һәм потенциалын исәпкә алып, ярдәмнең индивидуаль пакетын формалаштырабыз", – дип билгеләде Рөстәм Моратов.

Фото: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы.

Инвестицион режим мөмкинлекләре турында фикер алышу булды
Инвестицион режим мөмкинлекләре турында фикер алышу булды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас