Икътисад
12 Августа , 08:55

“Урал аръягы” VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе “Җиңү икътисадына" багышлана

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында форумга әзерлек барышы турында БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

“Урал аръягы” VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе “Җиңү икътисадына" багышлана.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында форумга әзерлек барышы турында БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

– Быел «Урал аръягы» эшлекле программа «Җиңү икътисады» дигән гомуми тема астында узачак. Әлеге тематика нигезендә программа икътисадны үстерү, ресурсларны мобилизацияләү, бизнеска һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү мәсьәләләрен берләштерәчәк. 14 августта филармония бинасы каршында махсус күргәзмә зонасы җәелдереләчәк. Эшмәкәрлек йортында СВО катнашучылары инициативаларына дәүләт ярдәменең гамәлдәге һәм яңа чаралары инфраструктурасы тәкъдим ителәчәк, - дип билгеләде ул.

Моннан тыш, “Зауралье-2026 "да СВО катнашучыларының бизнес-инициативаларын карауга багышланган секция эше планлаштырыла. Муниципаль инвестиция стандартын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган мәйданчык төп чараларның берсе булачак. Анда 2025 елда Стандартны гамәлгә ашыруга йомгак ясау, иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү һәм җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла. Муниципаль инвестиция стандарты муниципаль командаларның эш сыйфатын бизнес өчен шартлар тудыру һәм инвестицияләр җәлеп итү күзлегеннән чыгып бәяләргә мөмкинлек бирә. Стандартны гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләре буенча республика муниципалитетларында кайбер төп күрсәткечләр – шул исәптән төп капиталга инвестицияләр, кече бизнес активлыгы, җирле бюджетларның үз чыгымнары белән тәэмин ителеше һәм инвесторлар өчен инфраструктура үсеше күзәтелә.

Эшлекле программаның төп өлешен «Җиңү икътисады» пленар утырышы төгәлли. Аның кысаларында үз бизнесын булдырганда СВО катнашучыларын комплекслы җәлеп итүгә һәм озатып йөрүгә юнәлдерелгән яңа республика программасын тәкъдир итү планлаштырыла.

Бүгенге көндә «Урал аръягы» мәйданчыгында 1000нән артык катнашучы теркәлгән. Кунаклар арасында - федераль һәм төбәк хакимият органнары, бизнес, үсеш институтлары, муниципалитетлар, мәгариф оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас