Икътисад
10 Августа , 06:33

Башкортстан "Урал аръягы – 2026" VIII Бөтенрусия инвестиция cабантуена әзерләнә

Ул 14 - 15 августында Сибай шәһәрендә үтәчәк.

Башкортстан "Урал аръягы – 2026" VIII Бөтенрусия инвестиция cабантуена әзерләнәБашкортстан "Урал аръягы – 2026" VIII Бөтенрусия инвестиция cабантуена әзерләнә
Башкортстан "Урал аръягы – 2026" VIII Бөтенрусия инвестиция cабантуена әзерләнә
Быел 14 - 15 августта Сибай шәһәрендә «Урал аръягы» VIII Бөтенрусия инвестицияләр сабантуе үтәчәк. Форумны Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Чара гадәттәгечә федераль хакимият органнары вәкилләрен, шулай ук чит ил делегацияләрен җыячак.
– Быел федераль хакимият органнары вәкилләре, аерым алганда, АСИ генераль директоры Светлана Чупшева да катнашуларын расладылар. Инвестсабантуй кысаларында беренче мәртәбә «Яшма җаны»  Халыкара халык-сәнгать кәсепләре фестивале оештырылачак, аның барышында Сибай Бөтендөнья Һөнәрчелек советының рәсми сертификатын алачак. Бу безнең төбәкнең дөньякүләм танылуы булачак.
Беларусь Республикасыннан, Казахстан Республикасыннан делегацияләр килә. «Урал аръягы»ның традицион төрек секциясе – ике яклы элемтәләрне ныгытуда бизнес берләшмәләрнең роленә игътибарны юнәлтәчәк.
Быел Инвестсабантуй кысаларында беренче мәртәбә «Яшма җаны» Халыкара халык-сәнгать һөнәрләре фестивале үткәрелә, анда Үзбәкстан Республикасы осталары һәм академик бергәлек вәкилләре катнашачак.
 
Белешмә:
 
«Урал аръягы» инвестсабантуе сигезенче мәртәбә үткәрелә. 2025 елда форумга Русиянең 28 төбәгеннән һәм 10 илдән 2000нән артык катнашучы җыелды, 30 млрд сумлык 17 килешүгә кул куелды. Чараны оештыручылар - БР тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы, БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Сибай хакимияте, «Агыйдел» һәм «Орнамент» берләшмәләре.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас