Икътисад
17 июль , 13:16

Уракка кереп барыш

Бүген аграр тармакта кем ота?

https://vk.ru/mcxrb2018https://vk.ru/mcxrb2018
Фото:https://vk.ru/mcxrb2018

Узган атнада Уфа районының “Җиләкле алан” авылы янында “Басу көне” агрофорумы узды. Аграр тармакта хезмәт салучылар өч көн буена үзләре өчен файдалы мәгълүмат алды, тәҗрибә белән уртаклашты, бүгенге җиңел булмаган чорда ничек эшләргә кирәклеге турында фикер алышты.

– Бүген агросәнәгать комплексында гомум кагыйдәләр юк: вакытында дөрес юнәлеш алган һәм көчлерәк булганнар ота. Безнең көч – компетенцияләрдә, хәвеф, финанслар, технологияләр белән дөрес идарә итүдә, – диде, форумда катнашучыларны сәламләп, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Ул урып-җыю кампаниясенә аерым тукталды. Быел ул гадәттәгедән бер ярым-ике атна алдан башланды: беренче комбайннар 6 июльдә үк көзге рапс культурасын җыюга чыкты. Аның артыннан, ун көн чамасы үткәч, һава торышына карап, уҗым бодаена төшәчәкләр. Әмма, урып-җыю иртә башлануга карамастан, министр алда торган сезонны катлаулы дип атады: ягулык, запас частьләр белән тәэмин итүдә, логистикада өзеклекләр бар, һәм, әлбәттә, һава торышы да тотрыклы гына түгел.

Ләкин ул һава торышы “сюрпризларын” иң төп сәбәп итеп карамаска чакырды.

– Кабатлап әйтәм, бүгенге аграрий өч әйбер белән идарә итә белергә тиеш: хәвеф-хәтәр, чимал сыйфаты һәм үзкыйммәт. Ахыр чиктә, климат үзгәрешләре яки базар тотрыксызлыгы түгел, ә нәкъ менә шушы өч параметр нәтиҗәне билгели. Моңа өйрәнгәннәр керем алачак һәм үз җиренә инвестицияләр кертә алачак, – дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, бүген төп бурыч – уңышны җыеп алу гына түгел, ә, һәр фермер үзен үз җирендә хуҗа итеп хис итсен өчен, территорияләрне тотрыклы үстерүгә нигез салу.

Форумда уңышны эшкәртү мәсьәләсе дә күтәрелде. Элеваторлар былтыргы уңыштан арына, ә май заводлары көнбагыш уңышын кабул итәргә әзер, диде Илшат Илдус улы. Ул бүгенге заманда аграрийларга идеаль хакны көтмәскә, ә базар таләпләренә йөз тотып эш итәргә кирәклегенә басым ясады.

Чараның эшлекле программасы мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм практик семинарлардан торды. Республика аграрийлары министр җитәкчелегендә тәҗрибә кишәрлекләрендә булды. Биредәге аграр университет базасындагы мәйданчык фән һәм реаль җитештерүне берләштерә. Монда туфракны көздән әзерләүдән алып чәчүгә, вегетациягә һәм урып-җыюга кадәр барлык этапларда профильле компанияләр белән берлектә студентлар, аспирантлар һәм укытучылар эшли.

Шуңа 300гә якын сорт сынау делянкалары урнашкан кыр форумның төп горурлыгы булды. Анда авыл хуҗалыгы культураларының иң яхшы үрнәкләре белән таншырга мөмкин иде. Шулай ук Русия һәм Белоруссия брендларыннан алып чит ил җитештерүчеләренә кадәр 140тан артык техника тәкъдим ителде. Барлык экспозиция тематик зоналарга бүленгән иде: үсемлекләрне яклау чаралары, ашламалар, запас частьләр һәм чыгым материаллары – кыскасы, заманча үсемлекчелек өчен кирәкле һәр нәрсәгә урын бүленгән иде. Аграрийлар ашыкмыйча гына техникаларны карады, бәяләрне чагыштырды, җитештерүчеләр белән аралашты һәм шунда ук сынап та карый алды.

Техника дигәннән, бүген агросәнәгать комплексында ясалма фәһем һәм дроннар куллану замана таләбенә әйләнде. Бу уңайдан “Басу көне”ндә илдәге иң эре агродронны күрсәттеләр. Ул 100 килограммнан артык йөк күтәрә һәм басуга бер кергәндә 10 гектарны эшкәртә ала. Министры сүзләренчә, бу бигрәк тә яңгырлар вакытында җир өсте техникасыннан отышлырак.

Сүз уңае шуна да билгелик: Башкортстанның аграр өлкәсендә замана мөмкинлекләрен куллану арта. Мәсәлән, үсемлекчелек тармагында 6 мең техникага навигация урнаштырылган, 40тан ратык дрон мониторинг алып бару өчен кулланыла. 2030 елга аларның санын 200гә җиткерергә планлаштыралар. Ясалма фәһем чәчүлекләрдә корткычларны ачыкларга ярдәм итә. Терлекчелек тармагына килгәндә, роботлаштырылган 37 комплекс бар. Фермаларда ясалма фәһем куелган камералар эшли: система малның хәрәкәтләре буенча аның авыруын 3-4 көн алдан билгели.

Урып-җыю эшләре алдыннан уздырылган “Басу көне” аграрийларга, кызу эштән туктап, тирә-якка күз салырга, уйланырга мөмкинлек бирде. Агрофорумның төп асылы да шунда иде – һәр катнашучы, мөмкин кадәр фәһемле мәгълүмат алып, белемен артырып, күзаллавын киңәйтеп, аларны үз эшчәнлегендә файдалы куллансын.

https://apkrb.info
https://apkrb.info
https://apkrb.info
https://apkrb.info
https://apkrb.info
https://apkrb.info
Фото:https://apkrb.info
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас