

Яңа банкнота Үзәк федераль округка багышланган. Аның алгы ягы һәм саклану элементлары 2022 елда чыгарылган 100 сумлык банкнота белән бертөрле булса, арткы ягында Үзәк федераль округның стильләштерелгән картасы урнаштырылган. Бу дизайн алымы моңа кадәр яңартылган 5000 һәм 1000 сумлык банкноталарда да кулланылган.
Русия Банкы хәбәр иткәнчә, 2026 елда чыгарылган 100 сумлык банкнота ил территориясендә законлы түләү чарасы булып тора. Ул элек чыгарылган шул ук номиналдагы банкноталар белән бергә әйләнештә булачак һәм товарлар, хезмәтләр өчен түләгәндә бернинди чикләүләрсез кабул ителергә тиеш.
Шулай итеп, яңа банкнота иске 100 сумлык акчаларны тулысынча алыштырмый, ә алар белән бергә параллель рәвештә кулланылачак.
Фото: Русия Банкы.