

Ләкин күпләр аларның барысын да белеп тә бетерми. РФ Финанс министрлыгы пенсионерларга нинди ташламалардан файдаланырга мөмкин булуын искә искә төшереп үтте.
Милек салымы. Пенсионерлар йорт, фатир, гараж яки машина кую урыны өчен милек салымын түләмәскә мөмкин. Әмма ташлама һәр төрдәге бер генә объектка кагыла. Әйтик, ике фатир булса, аларның берсе өчен генә салым түләнми.
Җир салымы. Бер җир кишәрлегенең 6 сутыена кадәр салым исәпләнми. Әгәр кишәрлек зуррак булса, салым бары тик артык мәйдан өчен генә алына.
Пенсиягә НДФЛ юк. Пенсияләргә һәм аларга билгеләнгән социаль өстәмәләргә физик затлар кеременә салым (НДФЛ) салынмый, диләр.
Фото: "Башинформ".