Икътисад
10 Июля , 16:13

“Һәр фермер үзен үз җирендә хуҗа итеп тоярлык булсын”

Бу – замана таләбе, дип исәпли аграр министр. 

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018

Бүген Уфа районының “Җиләкле алан” авылы янында “Басу көне-2026” агрофорумының үзәк чаралары узды.

Семинарда катнашучыларны БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сәламләде.

– Бүген агросәнәгать комплексында гомум кагыйдәләр юк: вакытында дөрес юнәлеш алган һәм көчлерәк булганнар ота. Безнең көч – компетенцияләрдә, хәвеф, финанслар, технологияләр белән дөрес идарә итүдә, – диде ул.

Ведомство башлыгы урып-җыю кампаниясенә аерым тукталды. Быел ул гадәттәгедән бер ярым-ике атна алдан башланды: беренче комбайннар 6 июльдә үк көзге рапс культурасын җыюга чыкты. Аның артыннан, ун көн чамасы үткәч, һава торышына карап, уҗым бодаена төшәчәкләр. Әмма, урып-җыю иртә башлануга карамастан, министр алда торган сезонны катлаулы дип атады: ягулык, запас частьләр белән тәэмин итүдә, логистикада өзеклекләр бар, һәм, әлбәттә, һава торышы да тотрыклы гына түгел.

Ләкин министр һава торышы “сюрпризларына” киңрәк карарга кирәк, ди.  

– Кабатлап әйтәм, бүгенге аграрий өч әйбер белән идарә итә белергә тиеш: хәвеф-хәтәр, чимал сыйфаты һәм үзкыйммәт. Ахыр чиктә, климат үзгәрешләре яки базар тотрыксызлыгы түгел, ә нәкъ менә шушы өч параметр нәтиҗәне билгелиләр. Моңа өйрәнгәннәр керем алачак һәм үз җиренә инвестицияләр кертә алачак, – дип ассызыклады ул.

Аның әйтүенчә, бүген төп бурыч – уңышны җыеп алу гына түгел, ә, һәр фермер үзен үз җирендә хуҗа итеп хис итсен өчен, территорияләрне тотрыклы үстерүгә нигез салу.

“Басу көне”нең форматына килгәндә, министр аның үзенчәлегенә басым ясады: аграр университет базасындагы мәйданчык фән, мәгариф һәм реаль җитештерү берләшә. Монда туфракны көздән әзерләүдән алып чәчүгә, вегетациягә һәм урып-җыюга кадәр барлык этапларда профильле компанияләр белән берлектә студентлар, аспирантлар һәм укытучылар эшли.

Бу көнне республика аграрийлары делегациясе авыл хуҗалыгы министры җитәкчелегендә тәҗрибә кишәрлекләрендә булды. Бу күзәтү экскурсиясе генә түгел иде – биредә һәр гектар тере лаборатория кебек эшли, анда фән практика белән очраша, ә галимнәр җитештерүчеләр белән бергә уртак хезмәт нәтиҗәләре белән бүлешә.

Катнашучыларда техника, үсемлекләрне яклау чаралары, ашламалар, запас частьләр һәм агрегатлар күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты.

Агрофорумның төп асылы да шунда – һәр катнашучы, максималь дәрәҗәдә файдалы мәгълүмат алып, компетенцияләрен күтәреп, аларны үсеш өчен файдалана алырлык булсын.

https://vk.com/mcxrb2018
https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас