Икътисад
27 Июня , 06:00

“Кара көнгә” акча җыясызмы?

Мондый көннәр җитмәсен иде дә шул, тик дөнья хәлен бер Ходай гына белә. Мәсәлән, үзебезнең бер туганнарыбыз да базларында өч литрлы банкаларда тиенләп җыйган акчаларын саклавын мәңге оныта алмыйм. Әллә кызык өчен генә булган микән бу хәл?! Ярый, караклар базга  төшеп тормас та ул! Шулай да, кайда һәм ничек саклау иминлек ягыннан да дөрес икән соң?..

“Кара көнгә” акча җыясызмы?“Кара көнгә” акча җыясызмы?
“Кара көнгә” акча җыясызмы?

Ярты еллык бюджетны өйдә саклау куркыныч, дип саный икән финанс базарлары буенча белгеч Алексей Мокров та!

«Иминлек мендәрен хезмәт хакыннан түгел, ә мәҗбүри чыгымнардан (торак, азык-төлек, дарулар, транспорт, кредитлар, балалар) санарга кирәк. Тотрыклы кереме булган кеше өчен 3-6 айлык чыгым җитә. Әгәр дә кереме тотрыксыз, ипотека яки балалары бар икән, эксперт 6-12 айлык запас тотарга киңәш ителә», – дип белдергән эксперт.

«2026 елда акчаларны бер урында сакламаска кирәк. Бер өлешен – тиз арада алырга мөмкин булган тупланма счетта, икенче өлешен – кыска вакытлы кертемдә, өченчесен кулда тотарга. Иминлек мендәре иң табышлысы түгел, ә иң “яшәүчәне” булырга тиеш», – дип киңәш итә Мокров.
Белгеч саклык акчаларын түбәндәгечә бүләргә киңәш итә. 20-30 проценты – штрафларсыз һәм килешүне өзмичә шунда ук алырга мөмкин булырга тиеш – бу реаль форс-мажор өчен. Тагын 50-60 процентын кыска вакытлы кертемнәрдә яки шартлары аңлаешлы счетларда тотарга мөмкин.

Спикер фикеренчә, өйдә акча тоту да кирәк, ләкин чамалы күләмдә. «Мин гадәти чыгымнарга 1-2 атналык сумма тотар идем. Бу вакытлыча банкомат, кушымта яки элемтә эшләмәгән очракта җитә. Өйдә ярты еллык бюджет ятса, бу инде куркынычсызлык чарасы түгел, ә борчуга әйләнә», – дипкисәтеп тә куйган Мокров әфәнде.

Фото: "Башинформ".

“Кара көнгә” акча җыясызмы?
“Кара көнгә” акча җыясызмы?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас