Икътисад
18 Июня , 10:46

Инвесторлар өчен җыентык әзерләгәннәр

Ул “Башкортстан Республикасы. Киләчәк территориясе” дип атала. 

Төбәккә акча салуны караган инвесторларның стратегик карарлар кабул итүдә ышанычлы ярдәмчесе барлыкка килде. “Башкортстан Республикасы. Киләчәк территориясе” киң, әмма профессиональ аудитория өчен әзерләнгән.

Башкортстанның Конгресс-бюросы “Офис-группа”сы чыгарган яңа мәгълүмати-аналитик җыентык төбәк турында хәбәр итеп кенә калмый, ә персональ навигатор булып торачак. Ул “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында чыгарылган. Бу җыентык инвесторларга агымдагы потенциалга бәя биреп кенә калмыйча, республика территориясендә киләчәк эшчәнлекләрен төгәл планлаштырырга, перспективалы тармакларны үстерү логикасын аңларга ярдәм итә.

Документның 54 битендә республиканың икътисади потенциалы тупланган. Биредә юл-транспорт инфраструктурасы, минерал-чимал базасы һәм урман ресурслары турында төп мәгълүмат тупланган. Авторлар тулай төбәк продукты структурасын, сәнәгать җитештерүе индексын, авыл хуҗалыгы һәм туризм динамикасын җентекләп тикшергәннәр. Тышкы икътисади һәм инвестиция эшчәнлегенә аерым игътибар бирелгән.

– Бүген төбәкнең инвестиция климаты инвесторга “уен кагыйдәләре” ни дәрәҗәдә аңлаешлы булуына турыдан-туры бәйле. “Башкортстан Республикасы. Киләчәк территориясе” – бизнес белән ачык әңгәмә өчен булдырган гамәли корал. Нәкъ менә шундый алым икътисади мәгълүматларны реаль проектларга әверелдерергә һәм халыкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә, – ди республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Басма белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга була: https://foreign.bashkortostan.ru/documents/active/693440/.

Консультация өчен контактлар: +7 (347) 246-69-11. Адресы: Уфа, Аксаков урамы, 2нче йорт. E-mail: office-group@bashkortostan.ru.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас