

20 майда Нефтекамага эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Чарада республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, шәһәр хакимияте җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Башкортстан Башлыгы муниципалитетның республика икътисадына зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
– Катлаулы шартларга карамастан, без тормышның барлык өлкәләренең тотрыклы үсешен тәэмин итәбез. Иң элек сүз безнең сәнәгать эше турында бара, – диде Радий Хәбиров. – 2026 елның беренче өч аенда Башкортстанда җитештерү күләме дүрт процентка диярлек артты. Ә Нефтекамада үсеш темплары – 12 процент тирәсе. Бу бик яхшы. Шәһәр шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә дә актив эшли. 25 млрд сумлык 54 инициатива – актив фазада.
Тагын бер мөһим эш юнәлеше – инфраструктура һәм социаль объектлар төзү. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, федераль ярдәм белән шәһәр территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре модернизацияләнә. Моннан тыш, быел Нефтекама дәүләт филармониясен капиталь ремонтлауга керештеләр.
Яңа уку сезоны башлануга шәһәрдә яңартылган Нефтекама машина төзелеше көллиятен ачарга планлаштыралар, ул Русия Мәгариф министрлыгы конкурсында җиңгән иде. Уку йорты базасында “НЕФАЗ” оешмасы белән партнерлыкта заманча мәгариф кластеры булдырыла. Ә 14нче микрорайонда “Яшьләр һәм балалар” милли проекты буенча 1,2 мең урынга исәпләнгән республиканың иң эре мәктәпләренең берсе төзеләчәк.
Башкортстан Башлыгы шәһәрнең индустриаль флагманы – “НЕФАЗ” автозаводы (“КАМАЗ” җәмгыяте составына керә) эшчәнлегенә аерым игътибар бирде.
– Соңгы биш елда предприятие яхшы үсеш күрсәтә. Бу вакыт эчендә завод 161 млрд сумлык продукция озаткан. Уртача айлык хезмәт хакы һәм салым түләүләре артты, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта җитештерү комплексының тотрыклы эшен саклап калу буенча да бурычлар бар. Предприятие җитәкчелеге тарафыннан “КАМАЗ” холдингы белән берлектә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2026 ел башыннан нефть мәйданчыгында җитештерү чирек өлешкә арткан. Персоналның штат санын да артты. Республика шулай ук билгеләнгән планнарны тормышка ашыруга ярдәм итәргә әзер.
Эшкә йомгак ясап, төбәк җитәкчесе муниципалитет җитәкчелегенә шәһәр үсешенең яхшы динамикасы өчен рәхмәт белдерде.
– Җирле идарә командасы шактый нәтиҗәле эшли. Бу Нефтекаманың мөһим социаль-икътисади күрсәткечләрендә чагыла. Иң мөһиме – әлбәттә, икътисад: эре предприятиеләр бар, алар яхшы темпта эшли, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.