Икътисад
20 Апреля , 06:39

Башкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтә

Бүген, 20 апрельдә, Ташкентта "Иннопром. Үзәк Азия" күргәзмәсе ачылды

Башкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтәБашкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтә
Башкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтә

Чара 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк һәм Евразия төбәгендә сәнәгать хезмәттәшлеген үстерү өчен төп мәйданчыкларның берсе булачак.

Күргәзмә эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе дә катнаша. Күргәзмә экспозициясе кысаларында Русия, Беларуссия, Кытай һәм Казахстаннан якынча 250 компания, шулай ук Үзбәкстаннан якынча 100 компания үз технологик карарларын тәкъдим итәчәк. Башкортстан, Мәскәү һәм Татарстан белән беррәттән, күргәзмәнең титуллы партнерларының берсе булып тора. 

"Үзбәкстан Президенты очрашуга безнең Республика эшли торган Ташкент һәм Бохара өлкәләре җитәкчеләрен дә чакырды һәм безнең эшлекле элемтәләрнең көчен арттырды. Бездә товар әйләнеше үсә, эшлекле һәм мәдәни элемтәләр киңәя. Уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштык. Үзбәкстан безнең үсү мөмкинлекләре булган зур предприятиеләребез белән хезмәттәшлек итү теләген белдерде.Мин Үзбәкстан Президентына республикабызның Үзбәкстан төбәкләре белән хезмәттәшлегенә ярдәме өчен рәхмәт белдердем. Русия Президенты Владимир Владимирович Путин кебек үк, Шәүкәт Миромонович ике ил төбәкләре арасындагы партнерлыкны ныгытуга җитди игътибар бирә. Без, җитәкчеләр буларак, бизнеска шартлар тудырабыз, ә ул алга таба уртак проектларны тормышка ашырырга тиеш", - дип билгеләде Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча.

Чыганак: Башинформ.

Азат Гыйззәтуллин фотосы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас