Барлык яңалыклар
Икътисад
2 апрель , 15:37

“Тәү чиратта – дымны саклау, икенчесе – тиз чәчү”

Шулай ди авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

https://vk.com/mcxrb2018
Фото: https://vk.com/mcxrb2018

Кышын кар мул яугач, бик озак эреп бетәр дип фаразлаган иделәр. Әмма язның үз планнары булган, ахры. Атна-ун көн дигәндә, күз ачып йомганчы, кар юкка чыгып бара. Инде басулар да кардан арынып килә. Болай булгач, аграрийларга да эшне кызулатырга кирәк булачак.

“Тәү чиратта – дымны саклау, икенчесе – тиз чәчү”, – диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика агрономнары конференциясендә. Аның әйтүенчә, аграрийлар сабан эшләренә әзер. Уҗым культуралары да кышны чагыштырмача яхшы чыккан. Әйткәндәй, көзге бөртеклеләр 285,6 мең гектарга чәчелгән иде, һәм аларның 99 процентының торышы бүген яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Уҗымның күп өлешен бодай тәшкил итә, ул 237 мең гектарга чәчелгән. Көзге арыш – 43,8 мең гектарда.

Сабан культураларын исә 2 миллион гектардан артык мәйданга чәчү планлаштырыла. Аның 1,4 миллион гектарында бөртеклеләр урын алачак.

“Техник культуралар мәйданын 699 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз. Бу беренче чиратта майлы культуралар чәчүлекләрен 12,8 мең гектарга арттыру исәбенә булачак, – ди Илшат Илдус улы. – Шикәр чөгендере, шикәр заводлары куәтләрен исәпкә алып, 40 мең гектарга чәчеләчәк, ә бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре мәйданы узган ел дәрәҗәсендә – 48 мең гектар чамасында калачак”.

Фаразлар буенча каты бодай, карабодай һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданнары артачак.

Бүген хуҗалыклар бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Орлыкларның 82 проценттан артыгы безнең илдә җитештерелгән, ди министр. Бәрәңге, рапс, көнбагыш һәм соя орлыклары да җитәрлек күләмдә.

Бөртеклеләрне чәчү өчен үзебездә җитештерелгән 267,4 мең тонна орлык әзерләнгән. Аларның 32,6 мең тоннасы – элита һәм суперэлита сортлары. Әле барлык орлыкларның шытып чыгуын тикшерәләр.

“Шикәр чөгендере орлыгы белән тәэмин ителеш – 74 процент, кукурузныкы 52 процент тәшкил итә. Бу орлыклар Башкортстанда җитештерелми. Алар алдан төзелгән килешүләр буенча сатып алына”, – дип аңлатты Илшат Фазрахманов.

Әле хуҗалыклар минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары сатып алуны дәвам итә.

Бүгенге көндә республикада туфракта дым җитәрлек күләмдә: чөнки туфрак нык туңмаган, шуңа кар һәм явым-төшем сулары җиргә сеңә бара. Бу  үсемлекләрнең вегетациясе башлану өчен уңай шартлар тудыра. Әмма һаваның уртача температурасы 3-5 градуска югары булачак, дип фаразлый синоптиклар. Бу исә туфракның тиз кибүенә китерергә мөмкин, бигрәк тә Урал аръягында һәм төбәкнең төньяк-көнчыгышында шундый хәвеф бар, дип аңлатты Илшат Фазрахманов. Алай да бүгенге техника эшләрне тиз арада башкарырга мөмкинлек бирә ди ул. Элекке елларда язгы кыр эшләре 25-35 көн барса, бүген аны 12-14 көндә башкарып чыгарга мөмкин.

“Мондый зур территория өчен – бу яхшы нәтиҗә. Хәзерге вакытта техника җитәрлек”, – ди министр. Соңгы елларда хуҗалыкларның техник яктан тәэмин ителеше сизелерлек артты. Шуңа киләчәккә теләкләре – уңай һава шартлары булганда чәчүне 10 көнгә кадәр кыскарту.

Ә быел туфракны чәчүгә әзерләүдә – 11 мең, чәчүдә 5 меңнән артык трактор агрегаты катнашачак, диделәр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров игенчеләргә язгы чәчүдә уңышлар теләде. Иң мөһиме – һава торышы сынатмасын. Шул чакта өч атнадан беренче орлыклар җир куенына кереп ятар.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас