Барлык яңалыклар
Икътисад
16 март , 15:01

Төзелеш үсештә!

   Ростов-Донда Бердәм Русиянең "Нәтиҗә бар!» икенче хисап-программа форумы узды.

Төзелеш үсештә!
Төзелеш үсештә!

Форумда партиянең Генераль советы секретаре Владимир Якушев, Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Көньяк федераль округы, Донбасс һәм Новороссия төбәкләре башлыклары, МХО ветераннары, «Бердәм Русия» активистлары, төзелеш базары экспертлары, инженерлар һәм архитекторлар катнашты.

   Марат Хөснуллин Халык программасы буенча хисап тотты. Аның сүзләренчә, тышкы чакыруларга карамастан, ил төзелештә рекордлы күрсәткечләр күрсәтә, ә «Бердәм Русия» партиясе белән уртак эш алып бару урыннарда карарларның нәтиҗәлелеген тәэмин итә.

   Ул шулай ук партиянең төбәкләрдә яшәүчеләрне төзекләндерүгә җәлеп итүен искә төшерде: 2025 елда объектларны сайлауда 16,5 миллион кеше катнашкан. Шуның 770 меңнән артыгы – Башкортстанда яшәүчеләр.

   - Без халык алдында үз өстебезгә реаль бурычлар алабыз. Нәкъ менә шуның хисабына партия инде чирек гасыр җәмгыятьне берләштерә. Ул Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның стратегик курсын җаваплы үткәрүче булып тора, - диде Владимир Якушев.

    -“Бердәм Русия " барлык федераль округларда халык программасы буенча хисап-программа форумнары сериясен оештыра. Форумнар аның барлык юнәлешләренә багышланган. Анализ һәм эшкәртүдән соң җыелган тәкъдимнәр партиянең булачак программасы нигезенә ятачак. Башкортстанда төбәк форумы 2026 елның 17 мартында узачак.

   Һәркем яңа Халык программасына үз тәкъдимнәрен кертә ала. Моның өчен аларны естьрезультат.рф сайты аша җибәрергә кирәк (https://естьрезультат.рф/)

Фото: resbash.ru

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас