Барлык яңалыклар
Икътисад
16 март , 13:21

“Монда яңа идеяләр туа”

Иртәгә Уфада “АгроКомплекс” Халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы башлана.

Язгөл Сафина.
Фото: Язгөл Сафина.

Иртәгә, 17 мартта, Уфада илнең авыл хуҗалыгы тармагы өчен мөһим вакыйга – “АгроКомплекс” Халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы башлана. Ул 20 мартка кадәр дәвам итәчәк.

 Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, март аграрийлар өчен инде күп еллар узган елга йомгак ясау һәм яңа сезонга бурычлар билгеләү вакыты булып тора. Ә “Агрокомплекс” илнең төрле төбәкләреннән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен, галимнәрне, аналитикларны, машина төзелеше, сервис һәм технология компанияләре вәкилләрен берләштерә урын булып тора, диде ул матбугат конференциясендә.

– Машина төзүчеләрнең һәм җирдә эшләүче, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең бер урында очрашуы бик мөһим. Бу – сөйләшүләр, тере аралашу урыны, инженерлар техниканы кырда кулланучылар белән күзгә-күз карап аралаша алачак, – диде ул.

– 2026 елда күргәзмәдә 360 компания катнаша, бу санга фермер хуҗалыклары да керә, – дип мәгълүмат бирде Башкортстан күргәзмә компаниясе генераль директоры Альбина Килдегулова.

Уфага Русиянең 37 төбәгеннән, шулай ук чит ил партнерлары – Беларусь Республикасы һәм Кытай вәкилләре киләчәк. Быел 38 катнашучы үз компанияләрен күргәзмәдә беренче тапкыр тәкъдим итәчәк. Альбина Килдегулова сүзләренчә, яңа экспонентлар санының артуы чараның профессиональ мохиттә югары абруйлы булуын күрсәтә.

Быел форумның төп темасы агросәнәгать комплексына инвестицияләр кертү булачак. Гадәттәгечә, эшлекле өлеш аерым урын алып торачак. Аңа әзерлек сентябрьдән алып барылган. Форум кысаларында 27 панель секция планлаштырылган. Эшлекле программада Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 460 спикер һәм эксперт катнашачак.

Эшлекле программа барыннан да элек тармак практикларына һәм белгечләргә юнәлтелә. Ул белем бирү – квалификация күтәрү курслары һәм һөнәри сессияләр форматында оештырыла.

“Агрокомплекс” программасында яшьләр белән эшләүгә аерым басым ясалачак. Күргәзмә кысаларында 12 мастер-класс һәм гамәли чараларны үз эченә алган Яшьләр көне узачак.

– Безнең максат – көндәлек эш мәшәкатьләре белән үз казаннарында кайнаган авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен, фермерларны, агрономнарны җәлеп итү. Алар калганнарны да күрсен һәм икеләнә башласын. Кешегә шик төшсә, яңа алымнар, яңа юллар эзли башлый. Һәм әлеге форум, күргәзмәнең мәгънәсе – аграрийларга яңа идеяләр бирү. Ә бу бүген бик мөһим, – дигән фикерен җиткерде Илшат Илдус улы.

Язгөл Сафина.
Фото: Язгөл Сафина.
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас