2026 елда "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты кысаларында Башкортстандагы чараларны финанслау күләме 9,2 млрд сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте республика премьер-министры Андрей Назаров.
"Планда 185 км дан артык юл һәм 15 күперне ремонтлау, 83 яңа пассажир автобусы сатып алу күзаллана", - дип язды ул үзенең телеграм-каналында.
Төбәк Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, Борай, Дүртөйле, Дәүләкән, Ишембай, Күгәрчен, Салават һәм республиканың башка районнарында ремонтка планлаштырылган күперләрнең озынлыгы 1,7 мең погон метрдан артып китәчәк. Аерым алганда, 8 күпер корылмасында ремонт, 4 кичү урынында реконструкция һәм бер күпердә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
2025 елда республикада "Яшәү өчен Инфраструктура" милли проекты буенча 355 км юл һәм 1,26 мең погон метр озынлыктагы 11 ясалма корылма норматив хәлгә китерелде. Бу 2024 елда "Имин сыйфатлы юллар"милли проекты белән чагыштырганда 40% ка күбрәк.
Фото: bashinform.ru