25 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында «ТехноНИКОЛЬ» Корпорациясенең «СтройМинерал» заводының Учалыда түбә гранулалары чыгару буенча технологик линиясенә старт бирде. Чара Уфада уза торган «УралСтройИндустрия» Халыкара форумы кырларында узды.
Яңа цехны сыгылмалы черепицаның декоратив-саклау катламын җитештерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләтеп җибәрделәр. Бу азкатлы төзелешне үстерүгә ярдәм итәчәк.
«Технониколь» Корпорациясенең перспективалы материаллар эшләү юнәлеше җитәкчесе Алексей Алматов төбәк җитәкчесенә һәм республиканың идарә итү командасына Инвестпроектка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Бүген без цехны техник яктан эшләтеп җибәрәбез, ул бөтен җитештерү комплексының мөһим элементларының берсе булып тора. Ышанам ки, төзелеш базарында катнашучылар һәм кулланучылар сыйфатлы түбәгә лаеклы бәя бирерләр, - диде Алексей Алматов.
Башкортстан Башлыгы заводның хезмәт коллективына уңышлар теләде.
- Бу зур, көчле, нык предприятие. Без хезмәттәшләребез белән бергә республикада яңа заводлар ачылуга, аларны модернизацияләүгә, инвестицияләр үсешенә сөенәбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: resbash.ru