Киңәшмә кысаларында сәнәгать лидерларының яңа буынын формалаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
- Яшь сәнәгатьчеләр – безнең сәнәгатьнең киләчәге генә түгел, бүгенгесе дә, ул инде бүген үк төбәкләрнең икътисадый ландшафтын формалаштыра. Сәнәгать кластерларын булдыруда һәм үстерүдә аларның актив роле аркасында төбәкара элемтәләр ныгый, яңа җитештерү чылбырлары һәм инновацион чишелешләр барлыкка килә. Яшь сәнәгатьчеләр клубы киләчәктә дә кластер мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм илебез сәнәгатенең конкурентлык сәләтен арттыруга юнәлдерелгән перспектив проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә әзер, - дип билгеләп үтте «Яшь сәнәгатьчеләр клубы» төбәкара берлеге идарәсе рәисе Антон Ковалев.
Чара йомгаклары буенча бердәм Продукция каталогы төзү турында Карар кабул ителде.
Фото: uchalinka.com