Барлык яңалыклар
Икътисад
25 февраль , 19:58

Ремонт эшләре дәвам итәчәк

2026 елда Туймазыда тимер юл өстендәге юл үткәргечкә капиталь ремонт ясау төгәлләнәчәк.

Ремонт эшләре дәвам итәчәк
Ремонт эшләре дәвам итәчәк

Туймазыда Фабричная урамындагы тимер юл өстендәге юл үткәргечкә капиталь ремонт ясыйлар, дип хәбәр иттеләр БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

   Хәзерге вакытта эшчеләр газ һәм электр коммуникацияләрен җайлый, блокара җөйләрне бетон белән тутырганнар, тигезләүче катламны бетонлаганнар, шулай ук юлүткәргечкә якын килү юлларын бушатканнар.

   "Апрельдә уңай температура башлану белән подрядчы эшен яңартачак. Июньдә сул якта ремонт төгәлләнәчәк һәм хәрәкәтнеҗайга салачаклар. Юл үткәргечтәге барлык эшләрне тәмамлау һәм объектны тапшыру 2026 ел ахырына планлаштырыла», — дип сөйләде БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

   Хәзерге көндә юлүткәргеч йөк машиналары хәрәкәте өчен ябык, җиңел транспорт өчен Туймазыдан чыгу юлына бер полоса буенча хәрәкәт оештырылган.

Ремонт эшләре вакытында альтернатив йөрү юллары оештырылган: йөк автомобильләре Октябрьнең 70 еллыгы урамы тирәсендәге юлүткәргеч аша уза ала, ә җиңел автомобильләр Совет һәм Чапаев урамнарындагы тоннель аша шәһәргә керә ала.

   Башинформ хәбәр иткәнчә, республика Башлыгы Радий Хәбировка Туймазы халкыннан көнчыгыш юл үткәргечне ремонтлауны тәмамлау сроклары буенча мөрәҗәгатьләр килә. Бу объект туймазылылар һәм шәһәр кунаклары өчен бик мөһим.

«Безнең контракт бар, акча бүлеп бирелгән, тик аннары без финанслауны туктаттык, һәм, димәк, эшләр туктап калды. Сез моңа игътибар итегез, чөнки юлүткәргеч өлешчә ябылган, кешеләр канәгать түгел. Минем почтага шактый күп мөрәҗәгатьләр килә. Бу безнең өстенлекле объектларның берсе. Быел аны төгәлләргә кирәк", - диде Радий Хәбиров 24 февральдә ЦУРда узган оператив киңәшмәдә.

Фото: БР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас