Барлык яңалыклар
Икътисад
24 февраль , 16:25

Яклар нәтиҗәле уртак эшләрен дәвам итә

Көн тәртибендә сәнәгатьтә, икътисадта, мәгарифтә һәм мәдәнияттә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.

Яклар нәтиҗәле уртак эшләрен дәвам итә
Яклар нәтиҗәле уртак эшләрен дәвам итә

 

24 февральдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дәүләтшо Гөлмәхмадзадә җитәкләгән Таҗикстанның рәсми делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Таҗикстанның Уфадагы Генераль консулы Фәридун Шәрәф Фәйзуллозадә катнашты. Көн тәртибендә сәнәгатьтә, икътисадта, мәгарифтә һәм мәдәнияттә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.
Радий Хәбиров чит ил партнерларны сәламләде, Фәридун Шәрәф Фәйзуллозадәны күптән түгел вазифага билгеләнүе белән котлады һәм уңышлар теләде.
Башкортстан башлыгы ассызыклаганча, 2011 елда Уфада Таҗикстанның Генераль консуллыгы ачылганнан бирле яклар нәтиҗәле уртак эшләрен дәвам итә.
- Русия өчен Таҗикстан –  иң якын партнерларның берсе. Без барлык юнәлешләр буенча да актив хезмәттәшлеккә омтылабыз. Ведомствоара эш төркеме төзү һәм хезмәттәшлек буенча юл картасын раслау турында килешүгә ирештек инде, - диде Радий Хәбиров.
Дәүләтшо Гөлмәхмадзадә Таҗикстан ягының Башкортстан белән элемтәләрне ныгыту белән кызыксынуын раслады.
– Безнең илләр арасында 300-дән артык төрле килешү төзелде. Илчелекнең төп бурычларыннан берсе - аларны гамәлгә ашыруны анализлау һәм киләчәк эшне камилләштерү мөмкинлекләрен билгеләү, – дип хәбәр итте илче.
Яклар төп уртак проектларның берсенә – Дүшәнбедә индустриаль парк төзүгә игътибар бирделәр. Бу объект турында тиешле килешүне 2025 елның мартында Русия һәм Таҗикстан хөкүмәтләре төзеде. Исегезгә төшерәбез, «Туры элемтә» вакытында Русия президенты Владимир Путин бу инициативаны билгеләп үтте һәм Башкортстанның, алга киткән технологик һәм сәнәгать базасына ия булып, куелган максатларга уңышлы ирешәчәгенә ышанычын белдерде.
Очрашуда шулай ук үзара сәүдә, авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек итү күләмнәрен арттыру перспективалары тикшерелде. Башкортстан, аерым алганда, яшелчә һәм җиләк-җимеш импорты белән кызыксына. Партнерлыкны ныгыту өчен төбәк Душәнбедә үз сәүдә вәкиллеген ачарга планлаштыра.
Радий Хәбиров мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләде.
– Безнең югары уку йортларында Таҗикстаннан студентлар белем ала, илнең күп кенә вәкилләре республика территориясендә уңышлы эшли. Безнең уртак бурыч-моның өчен уңайлы шартлар тудыру. Әлбәттә, законнарны үтәгәндә һәм Русия традицияләрен хөрмәт иткәндә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
 
БР Башлыгы сайтыннан.
 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас