2026 елда Башкортстан агросәнәгать комплексын ташламалы кредитлауга федераль бюджеттан 772 млн. сум күләмендә лимит билгеләнгән.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, Русиядә кыска сроклы ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыруга бюджет акчаларының гомуми лимиты агымдагы елга 26,5 млрд сум күләмендә билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр .
Республика аграрийларының ташламалы кредитларга күпсанлы гаризалары хәзер Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында килештерү процедурасын уза. Башкортстанда язгы чәчү гадәттә апрельнең икенче яртысына туры килә. Башкортстан аграрийлары өчен чираттагы чәчү кампаниясен уздыруга төп акча чыганагы ташламалы кредитлар булачак.
Хөкүмәт вице-премьеры — БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, ташламалы кредитлау федераль программасы - уңышлы чәчү кампаниясенең төп факторларының берсе. Күбесенчә ташламалы кредитлар ярдәмендә игенчеләр орлыкларны, техника өчен запас частьларны, ягулык-майлау материалларын үз вакытында сатып алалар.
БР Хөкүмәте сайтыннан.