«Алексеевский» кибетләре белән ни булуы билгеле булды.
"Алексеевский" агросәнәгать комплексы табыш китерми торган зур кибетләрне яба һәм «өй янында» кечкенә нокталар ачарга планлаштыра. Кибетләр саны барлыгы 80 иде, хәзер аның 72се ябык. Нәтиҗәдә, Уфа районының Алексеевка авылында җитештерү тармагы янында янәшә ике кибет калачак.
«Алексеевский» агросәнәгать комплексы генераль директоры Дмитрий Овчинников әйтүенчә, предприятие көндәшлекне тота алмый, — АПК продукциясе, сөт һәм яшелчә продукциясе, шактый югары үзкыйммәткә ия һәм читтән китерелә торган арзанрак товар белән көндәшлеккә бара алмый. НДСны арттыру һәм сыйдырышлы кибетләрне арендага алу зур чыгымнар таләп итә.
"Сөт эшкәртү цехы 2003 елда төзелде. Бүгенге көндә җиһазларның 85%ы тузган. Җиһазлар техник яктан искергән һәм озак саклану срогы булган продукция җитештерергә мөмкинлек бирми, ә челтәрләр нәкъ менә шундый продукцияне таләп итә. Яңа заманча сөт заводы төзү зарур. Безнең продукция табигый, аның саклану вакыты бик зур түгел", – дип аңлатты Дмитрий Овчинников.
Аның сүзләренчә, ябык сәүдә нокталары хезмәткәрләренә башка бүлекчәләрдә буш вакансияләргә күчерү вариантлары тәкъдим ителгән. Эштән китәргә теләүчеләргә "РФ Хезмәт кодексы нигезендә компенсация түләнгән". Кызганыч, алар җитешәтергән азык-төлек чынлап та тәмле иде.
Фото: ufa.rbc.ru