Барлык яңалыклар
Икътисад
12 февраль , 13:45

Төбәк өчен отышсыз уеннар

 Бу акчалар төре буенча төбәкләр исемлегеннән төшереп калдырыла.

Төбәк өчен отышсыз уеннар
Төбәк өчен отышсыз уеннар

 Бу акчалар төре буенча төбәкләр исемлегеннән төшереп калдырыла.

 

Башкортстанда җыелган уен бизнесына салымнан кергән акчалар федераль бюджетка китәчәк.

 Бу акчалар төре буенча төбәкләр исемлегеннән төшереп калдырыла.

 БР Дәүләт Җыелышы-корылтайда аңлатуларынча, закон үзгәрде-хәзер салымның бу төре Төбәк салымнары составыннан чыгарылган.

 Шуңа күрә процессинг үзәкләреннән һәм букмекерлык конторалары һәм тотализаторлары ставкаларын кабул итү пунктларыннан алына торган түләүләр быелдан тулы күләмдә федераль бюджет кеременә күчереләчәк. Шуңа бәйле рәвештә “Уен бизнесына салым турында” республика законы үз көчен югалта. Димәк, республика законнары үзгәрергә тиеш. Карарлар парламентның якындагы пленар утырышында кабул ителәчәк, дип хәбәр итте БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас