Барлык яңалыклар
Икътисад
30 гыйнвар , 17:09

Уфа - заманча матур кала

Кунакларның тәэссоратлары нинди?  

Уфа - заманча матур кала
Уфа - заманча матур кала

Кунакларның тәэссоратлары нинди?

 

«Кече Ватан — Русия көче» III Бөтенрусия форумы делегаты, Самара өлкәсенең Чаллы-Вершин районы башлыгы Валерий Князькин чарадан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

- Форумда бөтен төбәк вәкилләре катнаша, - дип сөйләде Валерий Анатольевич. - Күршеләрнең нәрсә белән яшәвен, нинди проблемалар кичергәнен аңлау кызык. Әлбәттә, муниципалитетлар арасында көндәшлек бар, әммә ул безгә үсеш бирә. Без бер-беребезнең тәҗрибәсен карыйбыз, якшы нәрсәләрне үзләштерәбез һәм үзебездә кулланабыз. Форумның исеме дә "Кече Ватан - Русия көче" чарага туры килеп тора, аннан яхшыракны уйлап тапмассың!

Валерий Анатольевич шулай ук республикадан һәм аның Башлыгыннан алган тәэссоратларын сөйләде.

– Уфа - заманча матур кала, - дип өстәде Валерий Князькин.– Моннан тыш, мин Чишмә районында экскурсиядә булдым. Төзекләндерү буенча проектлар белән танышу кызыклы булды — район бик яхшы үсешә. Җөмһүрият Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров бик акыллы кеше, аның белән аралашу тик яхшы тәэсоратлар калдырды.

#МАЛАЯ_РОДИНА_СИЛА_РОССИИ2026 #Республика_Башкортостан_Уфа #ВАРМСУ

Фото:belokatay.ru

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас