Барлык яңалыклар
Икътисад
29 гыйнвар , 22:10

Радий Хәбиров сыра кайнату заводында булды

Радий Хәбиров сыра кайнату заводында булды
Радий Хәбиров сыра кайнату заводында булды

Радий Хәбиров "Напитки Вместе" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

29 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең иң зур «Напитки Вместе» сыра кайнату компаниясе филиалында булды («АБ ИнБев Эфес»АҖ).

Төбәк җитәкчесе җитештерүне үстерү перспективалары турында компаниянең генераль директоры Николай Тюрников белән сөйләште, шулай ук Уфа предприятиесенең хезмәт коллективы белән дә аралашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, завод республикада 1999 елда ачыла һәм эшләгән дәверендә берничә этап яңарыш узган.

Предприятиедә барлыгы 270 кеше эшли. «АБ ИнБев Эфес» ның Уфа филиалы төрле савытларда – пыяла шешәләрдә, алюминий банкаларда  76 төрле эчемлек чыгара. Җитештерү куәте-елына 4 млн гектолитр. Тулырак монда

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас