28 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күчмә “Сәнәгать сәгате” үткәрде. Киңәшмә быел үзенең 65 еллыгын билгеләп үтүче “СТЕКЛОНиТ” җәмгыяте мәйданчыгында узды.
Предприятие “Росатом” дәүләт корпорациясенең Композит дивизионы составына керә, ул – полиакрилонитрил сүс, күмер һәм пыяла сүс, тукымалар, термопластлар һәм алар нигезендә әзер эшләнмәләр җитештерү буенча лидер.
Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе “СТЕКЛОНиТ”ның җитештерү куәтләре һәм чыгарыла торган продукция ассортименты белән танышты. Аңа тоташ ил буенча инфраструктура һәм сәнәгать объектларын төзегәндә кулланыла торган арматуралау материаллары, композит эшләнмәләр һәм геосинтетиклар керә.
– 2024 елда “Росатом” Композит дивизионы составына керү технологик үсеш, заманча сыйфат стандартларын кертү һәм продуктлар линейкасын киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ачты, – диде предприятиенең генераль директоры Армен Айрапетов. – Без предприятиене актив модернизациялибез. Шулай ук бездә җитештерүне арттыру һәм әзер композит әйберләрне сатуның яңа базарларына чыгу буенча масштаблы планнар бар.
Башкортстан Башлыгы предприятие җитәкчелеге белән производствоны алга таба үстерү һәм әзер композит әйберләрне сатуның яңа базарларына чыгу планнары турында фикер алышты.