Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар , 17:32

Башкортстан - креатив төбәкләр исәбендә

"Безнең бурыч - аларга үз эшләрен туган республикада күрсәтә алуларына шартлар тудыру".

Башкортстан - креатив төбәкләр исәбендә
Башкортстан - креатив төбәкләр исәбендә
19 гыйнварда БР Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республикада креатив индустрияләр үсеше мәсьәләләре тикшерелде. Иң актив үсүчеләре - реклама һәм  РR, программа тәэминаты, гастрономия, арт-индустрия һәм дизайн.
Былтыргы йомгакларга ярашлы, Башкортстан бу өлкәдә Русия юбилей милли премиясе йомгаклары буенча Русия креатив төбәкләренең алдынгы 3 лидеры арасына кергән. 
Икътисадның иҗади секторының икътисади куәтен тормышка ашыру өчен Башкортстанда аңа ярдәм итүнең комплекслы дәүләт системасын булдырган. Мәсәлән, төбәктә креатив индустрияләрне үстерү турында закон кабул ителгән,  креатив индустрияләрне үстерү советы эшли, республика Башлыгы катнашлыгында "Креатив индустрияләр сәгате" форматында киңәшмәләр үтә.
Шулай ук "Креатив Башкортстан" сайты эшли. Анда гамәлдәге ярдәм чаралары белән танышырга һәм креатив индустрияләр субъектлары исемлегенә керүгә гариза бирергә мөмкин.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, икътисадның иҗади секторын үстерү кече эшкуарлык үсешенә, яңа эш урыннары булдыруга, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә булыша һәм ул шушы юнәлештә системалы эшне дәвам итәргә кушты.
- Муниципалитет җитәкчеләренең креатив индустрияләр үсеше идеясе белән ихластан кызыксынулары мөһим. Күп илләрдә аларның икътисадка салган өлеше 50 проценттан артык. Безнең өчен 6-10 процент - әһәмиятле күрсәткеч. Иң мөһиме - Башкортстан сәләтле кешеләргә бай. Безнең бурыч - аларга үз эшләрен туган республикада күрсәтә алуларына шартлар тудыру.
Башкортстан - креатив төбәкләр исәбендә
Башкортстан - креатив төбәкләр исәбендә
Башкортстан - креатив төбәкләр исәбендә
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас