Барлык яңалыклар
Икътисад
12 гыйнвар , 01:45

Чит илләр безнең товарларны үз итә

Узган елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Башкортстанда экспорт өлеше 75 процентка җиткән. Бу күрсәткеч буенча саннар елдан-ел арта.

Чит илләр безнең товарларны үз итә
Чит илләр безнең товарларны үз итә

Узган елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Башкортстанда экспорт өлеше 75 процентка җиткән. Бу күрсәткеч буенча саннар елдан-ел арта. Шул ук вакытта чимал булмаган энергетика экспорты чит иллләргә чыгучы барлык товарларның 55 %тан артыгын тәшкил итә. Халыкара аренада хезмәттәшлеккә республика җитәкчесе зур игътибар бирә. Республика делегациясе соңгы елда берничә илдә булды, дистәләгән проектлар каралды һәм бик күп килешүләр төзеде. Һәм бу хезмәттәшлек ничек корыла, без нәрсә экспортлыйбыз һәм экспортерларны ничек үстерәбез бу хакта "Интервью. Ел нәтиҗәләре" тапшыруында Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде.

–Әле 2025 елга тулысынча йомгак ясарга иртәрәк, нәтиҗәләр февраль-март айларында гына билгеле була, шулай да калган айларга карап, елның ничек тәмамлуын күзаллап була. Әйтик барлык товар әйләнешенең 50%ын, хәтта 60%ын дип әйтү дә дөресрәк булыр, ул экспорт алып тора. Чимал булмаган товарлар хәзер республиканың барлык экспорт әйләнешенең күп өлешен тәшкил итә. Без яңа товарлар җитештерү, аны дөнья күләменә чыгаруны максат итеп куйдык, Президент Владимир Владимирович Путин үзенең һәр чыгышларында нәкъ менә шуның турында сөйли һәм шуңа игътибар юнәлтергә куша, һәм Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эше нәкъ менә шуңа кайтып кала.

Русия җитештерә торган күп кенә товарлар үзләренең көндәшлек сәләтен күп тапкырлар исбатлады инде. Шуны да әйтә алам: хәтта Русияне дошман итеп күрүче илләр дә нәкъ безнең товарларга өстенлек биреп, бары тик Башкортостанда чыгарылганын гына сатып алырга теләк белдерәләр. Безнең товарларны республикадан турыдан-туры сатып алучы илләрнең саны елдан-ел арта бара. Узган ел Башкортостан 100 ил белән хезмәттәшлек иткән булса, быел инде 112 ил белән эшлибез. Башкортостан белән СВО башланганчы элемтә булдырган илләр хәзер кабат безгә әйләнеп кайтты.

Башкортстан бөтен дөньяга дан тоткан химия сәнәгате буенча гына түгел, чит илләргә көнкүреш товарларын һәм машина төзелеше продукциясен чыгару да үсеш юлында булуын билгеләп үтә алам.

Маргарита Болычева шулай ук креатив икътисадка да тукталып үтте. "Русиядә креатив индустрияләр ил икътисадына сизелерлек өлеш кертә. Бу өлкәгә мода, дизайн, халык сәнгать кәсепләре индустриясе эшкуарлары, ювелирлар, рәссамнар, һөнәрчеләр керә. Башкортстан да икътисадның бу тармагын үстерүдә үз өлешен кертә. Русия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, креатив индустрияләр – ил икътисадының иң динамик үсеш кичерүче секторларының берсе. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, бу юнәлешне үстергәндә илнең мәдәни күптөрлелеген, тарихи тамырларын һәм милли традицияләрен саклап калу мөһим. Төбәкләрдә инфраструктураны үстерү, перспективалы проектлар өчен шартлар булдыру – креатив икътисад өчен төп факторларның берсе. Башкортстан креатив индустрияләрне үстерүне стратегик бурыч дип кабул итте.

Республика – әлеге өлкәдә Русиядәге иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Халык үзләре җитештергән товарларын, ярминкә, күргәзмәләрдән тыш, күпчелек очракта маркетплейсларда сатуга чыгара. Ә безнең Үзәк моның белән шөгыльләнүче эшкуарларга ярдәм итә, чөнки билгеле булганча, андый мәйданчыкларда сату хокукын алу бушка түгел - без субсидияләр бүлеп бирәбез, шул рәвешле үз эшләрен башлаучыларга җиңелгә туры килә, – иде җитәкче үзенең чыгышында.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас