Барлык яңалыклар
Икътисад
30 декабрь 2025, 23:32

Наталья Полянская: «Эшкуарлыкның уңышлы үсеше өчен ярдәм кирәк"

БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская ел йомгаклары, дәүләт милегенә күләмле кадастр бәяләве үтүе һәм авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр буенча яңа кагыйдәләр турында РБК телеканалына интервью бирде. Шуннан өзек китерәбез.

Наталья Полянская: «Эшкуарлыкның уңышлы үсеше өчен ярдәм кирәк"
Наталья Полянская: «Эшкуарлыкның уңышлы үсеше өчен ярдәм кирәк"
-Үтеп баручы елның төп финанс йомгаклары турында бәян итсәгез иде. Республикабызның дәүләт милеге белән идарә итүдән гомум керем күпме?
-Без 2025 елны ышанычлы рәвештә тәмамлыйбыз һәм уңай үсеш турында сөйли алабыз. Җир участоклары арендасы һәм җирләрне сатып алу буенча бөтен күрсәткечләрне үтәдек. Чикләнмәгән җирләр буенча 4,7 млрд сум җыйдык, республика бюджетына дивидент сыйфатында 8,6 млрд сум юнәлтелде. 2025 ел безгә гражданнарның һәм эшкуарларның җир-милек хокукларын гамәлгә ашыру җәһәтеннән билгеле ноктага җитүебез хакында аңлауны бирде.
- Елның 9 ае эчендә республика эшкуарлыгы 39 млн. сумга ташламалы аренда мөмкинлеге белән файдаланды. Бу былтырга караганда икеләтә күп. Ярдәм никадәр нәтиҗәле һәм бюджет мондый ярдәм чарасыннан югалтулар кичермиме?
-Әлбәттә, бюджетка тиешле күләмдә акча килеп җитми. Ләкин без, бүгенге шартларда бирешмәсеннәр генә түгел, үсешә дә алсыннар өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларына чаралар ярдәме күрсәтәбез. Әгәр алар алга барса, димәк, яңа эш урыннары пәйда булачак, НДФЛ һәм керемгә салым түләнәчәк, нәтиҗәдә, бюджет тотрыклы керем алачак. Шуңа күрә ярдәм күрсәтү чараларының озайлы сыйфатка ия булуы безнең өчен бик мөһим. Эшкуар ташламалы дәүләт милеге арендасының беренче елында ставкадан 40 процент түли, алдагы елларда процент арта һәм аренда бәясе 100%-ка җиткәндә эшкуарлык аякларында ныклы басып тора.
Бездә бик яхшы ярдәм чаралары эшли һәм алар, гади булмаган икътисади шартларга карамастан, 2026 елда да сакланып калачак. Моны мин дөрес дип саныйм, чөнки без бүгенге көн кысаларында түгел, ә  кимендә 5-10 елга алга карап эшлибез.
-Аренда түләүләре буенча бурычлар белән эшләр ничек тора? Бурычны киметү өчен нинди эшләр алып барыла?
-Бу безнең өчен берникадәр авырткан сорау, чөнки, чынлап та, аренда түләүләре буенча бурычлар бар. Юллап алуга өмет булмаган бурыч күләме 2,7 млрд сум тәшкил итә.  Бурычларны сызып ташлау бик озакка сузылучы процедура, моның өчен махсус комиссия эшли, ул урыннарга чыга. Бурычларны сызу процессы ел ярымга кадәр вакытны ала.
Әле без зур булмаса да, алга китеш күрәбез.  2026 елда бу хәлне төзәтә алырбыз дип ышанам.  Бурычларны юллау буенча зур әзерлек эшләре үткәрелде, судларга күп мөрәҗәгать итәбез. Ел ахырында мировой килешүләр төзү буенча күп мөрәҗәгатьләр теркибез: арендаторлар бурычны каплау графигын төзүне сорыйлар, һәм без ул документларны судта раслыйбыз.
-2026 елдан алып авыл хуҗалыгы җирләрен башка категориягә күчерү Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы рөхсәтен таләп итәчәк. Бу республикада мөһим инвестпроектларның туңдырылуына китермәсме? Ә федераль министрлык белән килешү процедурасы ничек төзеләчәк?
-Чәчүлек җирләре аеруча кыйммәткә ия, әлбәттә, алар әйләнештә калырга һәм авыл хуҗалыгы тәгаенләнешен саклап калырга тиеш. Әмма бездә андый статуска ия булган, ләкин фактик яктан аңа туры килмәгән  мәйданнар күп. Хәзер бу мәсьәләгә зур игътибар бүленүгә икенче бер сәбәп - ул торак пунктларының үсүе. Шәһәрләргә үсешергә кирәк, ә алар, кагыйдә буларак, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр белән уратып алынган. Шуңа карамастан республикада бик күп сәнәгать предприятиеләре төзелә.
Бар да, һавада түгел, ә җирдә төзелә. Төп кагыйдә - участок файдалануга рөхсәт ителгән типка туры килергә тиеш, шуңа без бу мәсьәләгә бик җитди караячакбыз. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә бөтен үзгәрешләрне игътибар белән күзәтәбез, яңа кагыйдәләргә салмак керү өчен башкарма властьның федераль органнары белән аралашабыз һәм, иң мөһиме, җитештерү белән шөгыльләнүчегә зыян салмас өчен. 
- Киләсе елда Башкортстанда киңкүләмле кадастр тикшерүе үтәчәк. Ул гражданнар өчен җир салымына, эшкуарлык өчен аренда ставкаларына ничек тәэсир итәчәк?
-Барлыгы 1,7 меңнән артык участокка бәя бирү планлаштырыла. Мөгаен, кадастр бәясе артыр. Шул җәһәттән безгә арту сәбәпләре турында күп сорау бирәләр. Ләкин, янында инфраструктура булмаган җир участогын сатып алганда, аның бәясе бер төрле була. Әгәр юллар, электр һәм газ белән тәэмин итү булса, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары ачылса, торак массивы төзелсә - боларның барысы да федераль закон билгеләгән бәяләү критерийлары. Шушы нигездә кадастр бәясе дә үсәчәк.
Милек ияләре игътибарына: әгәр участогыгызның ниндидер нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре булса,  бәя биргәндә безнең ул белешмәләрне үз вакытында искә алуыбыз өчен, декларация тапшырыгыз. Кадастр бәясен төзәтүгә гариза бирү мөмкинлеге ел буена гамәлдә булачак. 
-"Төзелеш өчен җир" һәм "Туризм өчен җир" проектлары ничек үсешә?
-Без бу юнәлешләр буенча Русиядә әйдәүче урында торабыз. Эшкуарлар мондый участокларны  ала алырга, иң мөһиме, файдалану өчен әзер булырга тиеш.  Атап әйткәндә, "Туризм өчен җир" проекты буенча 40-тан артык участок файдаланыла. Бу күренеш алга таба үсәчәк дип саныйм, чөнки эшкуарлыкның кызыксынуы бар.
-Бизнес-шерифлар белән күчмә кабул итүләр эшкуарларның 100 мөрәҗәгатен чишәргә ярдәм иткән. Моңа мисал китермәссезме икән?
-Радий Хәбировның эшкуарлар белән очрашуларның берсендә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне бирү лимитын арттыру буенча закон проектын әзерләү турында фәрман бирелгән иде. Закон проекты кабул ителде һәм хәзер крестьян-фермер хуҗалыгының 2 мең гектарга кадәр җире була ала. Ул аренда, пай җирләренә дә,  милеккә караган участокларга да кагыла.
-Алдагы елда министрлыкны нинди өстенлекле эш юнәлешләре көтә?
-Безнең эшнең бөтен юнәлешләре дә өстенлекле. Әмма, федераль закондагы үзгәрешләрне искә алганда, файдаланылмаган җирләрне яисә максатка ярашлы файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү төп бурычыбыз булачак. Без андый территорияләргә инвентаризация үткәрә башладык инде. Шулай ук гамәлдәге килешүләрне озайту мәсьәләсен чишү өстендә эшлиячәкбез. Җир законы үзгәреп тора һәм без закон чикләрендә эшләргә тиешбез.
Тагын бер бурычыбыз - хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү. Быел без 190 мең электрон гариза алдык: мондый күләм кешеләргә бу практиканың уңайлы булуын күрсәтә. Шунлыктан, шушы юнәлештә эшлиячәкбез.
 
РБК.
 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас