Киңәшмәне ачып, Башкортстан Башлыгы оешмалар хезмәткәрләренә, волонтерларга, җәмәгать эшлеклеләренә һәм Белорет районында яшәүчеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, катлаулы шартларга да карамастан, республика тормышының барлык өлкәләрен тотрыклы үстерү мөмкин булды. Башкортстан – сәнәгать, фәнни-технологик һәм инвестицион потенциал буенча федераль рейтингларда лидерлар рәтендә. Инвестицияләр үсешенә «Белорет» алгарышлы үсеш территориясе резидентларының 3 млрд сумнан артык проектлары да үз өлешен кертә.
Республика Башлыгы муниципалитетның торак-коммуналь хуҗалыгының торышына аерым игътибар бирде.
– Белоретта яшәүчеләр өчен иң мөһиме – искергән коммуналь инфраструктура мәсьәләсе. Дистә еллар бу мәсьәләне хәл итүгә тиешле энергия бирелмәде. Һәм хәзер вәзгыять шактый киеренке. Декабрь башында Белоретта авария булганын сез барыгыз да яхшы беләсез. Магистраль торбаүткәргечнең зарарлануы аркасында 20 меңгә якын кеше яшәгән 74 күпфатирлы йорт һәм 14 социаль объект җылысыз һәм кайнар сусыз калды. Эш оператив рәвештә оештырылган һәм җылылык белән тәэмин итү тергезелгән өчен рәхмәт. Әмма һәрвакыт торбаларны ямау – карар түгел, – дип белдерде Радий Фәрит улы. – Шуңа күрә федераль программалар кысаларында, шул исәптән терәк торак пунктларны үстерү буенча да, эшне көчәйтергә кирәк.
Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, Белорет һәм Инҗәр үсеше программасына инфраструктураны үстерү буенча 36 чара кертелгән, шуларның 15е – торак-коммуналь хуҗалык линиясе буенча. Программа кысаларында киләсе ике елда республика бюджетыннан җылылык челтәрләрен ремонтлауга 170 млн сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.