Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге төбәк Хөкүмәтенең чираттагы утырышында «Идел – Янцзы»стратегик төбәкара форматы кысаларында Кытай Халык Республикасы төбәкләре белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруның барышы каралды. 2013 елдан бирле дәвам иткән партнерлык бу вакыт эчендә Кытай төбәкләре белән турыдан-туры килешүләр төзергә мөмкинлек бирде, шул исәптән Чунцин шәһәре һәм Сычуань провинциясе белән. Премьер-министр Андрей Назаров республиканың тышкы икътисади элемтәләрендә Кытайның төп ролен билгеләде.
– Агымдагы елның тугыз аенда Кытай өлешенә Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешенең 17,7% ы туры килде, бу 485,4 млн доллар тәшкил итте. Асылда, һәр алтынчы доллар Кытай партнерлары белән хезмәттәшлектә тәэмин ителгән. Хезмәттәшлек өчен тулы инфраструктура булдырылды. Бу Кытайда пошлинасыз склад ролен үтәүче Бонд зонасы, шулай ук логистика мәсьәләләрен хәл итүче башкорт-Кытай сәүдә йорты,- диде ул.
Республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева КХР белән багланышларның агымдагы торышы һәм перспективалары турында чыгыш ясады. Ул Цзянсу һәм Хэйлунцзян провинцияләренә күптән түгел булган эш сәфәрләре нәтиҗәләре турында сөйләде. Министр Кытайның республиканың иң эре сәүдә партнеры статусын саклавын билгеләп үтте.
– Республикадан көнбагыш мае - 5,2% ка, химия продукциясе һәм каучук экспорты 19,7% ка артты. Башка категорияләр буенча да уңай үсеш күзәтелде. Җитен орлыклары, куертылган сөт һәм каймак, туңдырылган балык кебек төркемнәр буенча үсеш күзәтелә. Гомумән алганда, бу товарлар бүген безнең КХРга азык-төлек экспортының 86,3% формалаштыра, бу аның диверсификациясе турында сөйли, - диде Маргарита Болычева.
Министр белдерүенчә, Башкортстан предприятиеләре Кытайга продукция җибәрә, яңа контрактлар төзелә. Моннан тыш, перспективалы юнәлеш дип туризмны үстерү аталды. Конкурентлыкка сәләтле турпродукт эшләү тәкъдим ителде, шул исәптән «Кызыл маршрутлар» га кертү, Казан һәм Екатеринбургтан ике көнлек турлар булдыру, шулай ук медицина туризмы кебек уникаль тәкъдимнәр әйтелде.
Андрей Назаров үткәрелгән анализга уңай бәя бирде һәм барлык юнәлешләр буенча эшне активлаштырырга кушты. Аерым алганда, Кытай провинцияләре (Цзянси, Аньхой, Сычуань, Хубэй) һәм Чунцин шәһәре белән «Идел – Янцзы» форматында икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү буенча эшне көчәйтергә, Кытай провинцияләре белән туры авиаэлемтәләр оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә, тимер юл контейнер мәйданчыгын булдыру һәм үстерү буенча уртак тәкъдимнәр кертергә йөкләнде.