Барлык яңалыклар
Икътисад
20 декабрь , 15:30

Башкортстанда инвесторлар реставрациягә ташламалы кредитлар алырга мөмкин

Башкортстанда инвесторлар реставрациягә ташламалы кредитлар алырга мөмкин Узган елның елның февралендә Русия Президенты йөкләмә бирде: 2030 елга кимендә 1000 мәдәни мирас объектын реставрацияләргә. Бу эш белән хөкүмәт һәм төбәкләр белән бергә ДОМ.РФ шөгыльләнә.

Башкортстанда инвесторлар реставрациягә ташламалы кредитлар алырга мөмкин
Башкортстанда инвесторлар реставрациягә ташламалы кредитлар алырга мөмкин

Төп максат — тарихи биналарны саклап калу гына түгел, аларны заманча файдалану өчен җайлаштыру, алар төбәк икътисадының бер өлеше булсын өчен.

Моның өчен Русия Мәдәният министрлыгы һәм ДОМ.РФ инвесторларга дәүләт ярдәме чараларын эшләделәр. Программа һәйкәлләрне бюджеттан тыш акчалар хисабына торгызырга мөмкинлек бирә.

Махсус платформада инвесторлар түбәндәге мәгълүматлар белән танышырга мөмкин:

Объектлар каталогы: инең 81 төбәгеннән 1600дән артык һәйкәл турында мәгълүмат.

Программа шартлары: торгызу проектларын ташламалы кредитлау турында нечкәлекләр.

Подрядчылар базасы: мәдәни мирас объектлары белән эшләүгә лицензияләре булган 730 компаниягә керү мөмкинлеге.

Торгызу өчен объектны сайтта сайларга мөмкин: https://наследие.дом.рф.

Чыганак: «Молодежная газета».

Башкортстанда инвесторлар реставрациягә ташламалы кредитлар алырга мөмкин
Башкортстанда инвесторлар реставрациягә ташламалы кредитлар алырга мөмкин
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас