Барлык яңалыклар
Икътисад
18 декабрь , 12:49

Алдагы ел бюджеты дефицитлы булачак

Кайчан дефицитсыз дәрәҗәгә чыгарбыз?

msk.kprf.ru
Фото: msk.kprf.ru

Бүген, 18 декабрьдә, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары алдагы өч елга бюджет кабул иттеләр.

Республиканың финанслар министры вазифасын башкаручы Светлана Малинская әйтүенчә, беренче укылыш белән чагыштырганда, 2026 елга бюджетның керем һәм чыгым өлеше 2,1 миллиард сумга арткан. Сәбәбе – федераль бюджеттан күчә торган акчалар суммасы арткан (алар кире кайтарылмый) һәм нефть продуктларына акцизлар буенча фаразлар үскән.

Шулай итеп, Башкортстан бюджетының керемнәре – 316,2 миллиард сум, чыгымнары 338,7 миллиард сум булыр дип планлаштырыла. Дефицит – 22,5 миллиард сум.

Милли икътисадка, торак-коммуналь хуҗалыкка, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга һәм социаль өлкәгә чыгымнар артачак, ди Светлана Малинская.

2028 елга дефицитсыз дәрәҗәгә чыгу билгеләнә. 2027 елда керемнәр – 334,7 миллиард сум, чыгымнар – 343,7 миллиард сум, дефицит – 9 миллиард сум булса, 2028 елда керемнәр дә, чыгымнар да 353,9 миллиард сум булыр дип күзаллана.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас