Халыкара бизнес атналыгы кысаларында «Төбәкләрнең инвестицион климатын яхшырту буенча нәтиҗәле практикалар белән алмашу» төбәк стажировкасы узды.
Мәйданчык төбәкнең милли рейтинг күрсәткечләренә һәм бизнес алып баруның максатчан шартларының милли моделенә ирешү кысаларында бизнесны яклау юнәлешенә багышланган иде һәм Русия төбәкләренең 14 идарә итү командасы вәкилләрен җыйды.
Оештыручылар - Стратегик инициативалар агентлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, БР да эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты.
Мондый чаралар бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча иң яхшы динамика күрсәтүче һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер лидер регионнарда уза. Сессия модераторы, эшккарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова искәрткәнчә, Башкортстан бизнесны яклау буенча илнең топ-3 төбәгенә керә. Шул исәптән-бизнеска минималь административ һәм көч басымы буенча А төркемендә..
Бизнес атналыгы турында безнең Мах каналдан укып барыгыз: https://max.ru/ometufa