Барлык яңалыклар
Икътисад
3 декабрь , 10:22

Уфада Халыкара бизнес атналыгы башланды

Бүген Уфада «Торатау» конгресс‑холлында халыкара бизнес атналыгы‑2025 башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк.

Уфада бизнес атналыгы башланды
Уфада бизнес атналыгы башланды

Хезмәттәшлеккә багышланган зур форумга рәсми делегацияләр һәм халыкара бизнес-бергәлекләр вәкилләре килде.

Узган еллардагы кебек үк, бу чарага Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь, Төркия, Таҗикстан һ. б. вәкилләре катнаша. 

Традиция буенча катнашучыларны бай эшлекле программа көтә. Мәсәлән, бүген форумда нәтиҗәле идарә итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар: тематик дискуссияләр, секцияләр һәм мастер-класслар узачак. Көн буе идарә карарлары хакатоны эшләячәк. Моннан тыш, «Ел эшкуары — 2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.  

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас