Барлык яңалыклар
Икътисад
2 декабрь , 18:39

Уфа-Дүшәнбе арасы якыная

Истәлекле урыннары һәм табигый байлыклары белән туристларны җәлеп итә.

Уфа-Дүшәнбе арасы якыная
Уфа-Дүшәнбе арасы якыная

Истәлекле урыннары һәм табигый байлыклары белән туристларны җәлеп итә.

 

Русия 2030 елга бизнес алып бару шартлары буенча төп-20 илгә керергә тиеш, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин июнь аенда Петербург халыкара икътисадый форумы-2025тә. Шуңа омтылыш биргән Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Уфада "Башкортстан һәм Таҗикстан хезмәттәшлеге перспективалары” сессиясе узачак. Яклар халыкара сәүдәне, сәнәгать кооперациясен үстерү, фәнни технологияләр эшләү, шулай ук ясалма интеллект кертү өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алышачак.

БР тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Таҗикстан Башкортстан товар әйләнешендә 15нче урында тора. Экспорт структурасында минераль продуктлар (65,5%), агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре (24,4%), химия сәнәгате продукциясе һәм каучук (5,4%) һәм азык-төлек товарлары һәм чимал (2,4%) өстенлек итә.

Башкортстан предприятиеләре Таҗикстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә, бигрәк тә химия продукциясе белән тәэмин итү һәм агач эшкәртү өлкәсендә. «Утрадизайн» һәм «Утраплай» компанияләре агач йомычкалы һәм юнәлешле йомычкалы плитәләр экспортлый, ә Башкортстан сода компаниясе натрий бикарбонаты, кальцийлаштырылган сода һәм кабельле пластикатлар белән тәэмин итә. Шулай ук Башкортостан бүген Дүшәнбедә 9,3 гектар территориядә Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү проектында катнаша. БР үсеш корпорациясе федераль бюджет хисабына паркның 23,5 мең кв. м мәйданлы җитештерү корпусларын ике этапта реконструкцияләргә һәм модернизацияләргә тиеш. Тагын бер бурыч-резидентлар җәлеп итү. Кайбер Башкортстан предприятиеләре проект белән кызыксынды инде. Парк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре җиңел сәнәгать, станоклар төзү, медицина җиһазлары һәм металлургия булачак.

Паркта преференциаль режим урнаштыру планлаштырыла, ул җиргә, милеккә һәм табышка салымнарны ике тапкыр киметүне, НДСтан һәм таможня пошлиналарыннан азат итүне күздә тота.

Индустриаль парктан тыш, яклар башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне карый. Мәсәлән, Уфада транспорт-логистика үзәге төзергә һәм анда Таҗикстаннан товарларга сертификатлар бирүне оештырырга тәкъдим ителә. Сәүдә юллары киселешендә урнашкан Башкортстан мөһим логистик узелга әверелергә мөмкин.

Ике республика да халыкара туризмны үстерү белән кызыксына, моның өчен югары потенциалга ия. Уфадан Дүшәнбегә даими һава юлы элемтәсе җайга салынган инде. Башкортстан һәм Таҗикстан үзләренең истәлекле урыннары һәм табигый байлыклары белән туристларны җәлеп итә.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас