Барлык яңалыклар
Икътисад
27 ноябрь , 18:00

Эшкуарлар Уфага җыелачак

Уфада үтәчәк "Халыкара эшкуарлык атналыгы" 3 мең катнашучыны үзенә җыячак.

Эшкуарлар Уфага җыелачак
Эшкуарлар Уфага җыелачак
3 - 5 декабрьдә башкалабызның "Торатау" конгресс-холлында Халыкара эшкуарлык атнасы үтәчәк. Оештыручысы һәр елдагыча - БР Хөкүмәте.
  Зур күләмле форумда халыкара эшкуарлык һәм төрле илләр делегацияләре катнашачак. БР тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерүенчә, Уфага 11  чит илдән һәм Русиянең 16 төбәгеннән җыелачаклар. Атап әйткәндә, чарада Таҗикстан, Һиндстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Төркия, Казахстан һәм башка илләрдән киләчәкләр. 
Катнашучыларга кыйммәтле тәҗрибә алмашу, яңа партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру, киләчәк перспективаларны анализлау мөмкинлеге тудырылачак. Әйткәндәй, былтыр Уфада эшләгән Халыкара эшкуарлык атналыгында 59 млрд. сумга 25 килешү төзелгән. 
Быел да Эшкуарлык атналыгында катнашучыларны эшлекле бай программа көтә. Алар күптөрле секцияләр эшчәнлегеннән һәм, заманча тел белән әйткәндә, мастер-класслардан гыйбарәт. Форумның соңгы эш көнендә ягъни, 5 декабрьдә төрле халыкара сессияләр эшлиячәк, хезмәттәшлекне киңәйтү һәм икътисади багланышларны ныгыту буенча сөйләшүләр барачак.
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас