Барлык яңалыклар
Икътисад
26 ноябрь , 15:23

“Безнең бренд” эшли башлады

Уфаның “ЭКСПО” күргәзмә комплексында “Безнең бренд” фестивале эшли башлады. Ул 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язгөл Сафина.
Фото: Язгөл Сафина.

Бүген сәламәт тормыш рәвеше янә модага кереп бара дисәк һич арттыру булмас. Ә  сәламәтлекнең төп өлеше кешенең ничек туклануына бәйле. Бу уңайдан соңгы вакытта республикада сәламәт ризыкларга өстенлек артуы күзәтелә. Әмма күп чакта без аларны кайда сатып алырга икән дип аптырап калабыз. “Безнең бренд” фестиваленең бер максаты – нәкъ менә сыйфатлы азык җитештерүчеләрне күрсәтү. Икенче яктан – җитештерүчеләр өчен эшлекле партнерлар, фикердәшләр табарга булышу, тәҗрибә уртаклашу урыны булдыру.

Ә Уфаның “ЭКСПО” күргәзмә комплексында “Безнең бренд” халыкара фестивале эфестивальгә Русиядән һәм чит илләрдән 150дән артык азык-төлек җитештерүче килгән. Чараның программасы бай: пленар сессия һәм эшлекле программалардан тыш, тәмле һәм сәламәт ризыклар бәйрәме, сыр фестивале, мастер-класслар һәм дегустацияләр уза.  

Фестивальне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады.

– Быел фестивальне тугызынчы тапкыр үткәрәбез. Бүген яңа икътисади модель төзү мөһим. Анда җир, чимал, эшкәртү, ризык, логистика һәм ритейл бердәм экосистема буларак эшләргә тиеш. Кызганычка каршы, бүген бу системада бер өлеш табыш ала, икенчесе, киресенчә, зыян күрә. Шуңа күрә безгә бер-беребезне табар өчен, икътисади дөрес яңа система булдыру өчен мондый чараларны бер генә үткәрергә туры килмәс әле. Чөнки мондый фестивальләр әлеге чылбырны барлык катнашучылар өчен дә табышлы итәргә ярдәм итә, – диде ул.

Аның әйтүенчә, безнең җитештерүчеләрнең яхшы продуктлар җитештереп кенә калмыйча, аларны дөрес брендлаштыруы да мөһим.

– Кайчандыр без фестивальне өч литрлы банкалар һәм полиэтилен пакетлар белән башлаган идек. Бу безнең тарихта калды. Бүген мөмкинлекләр киңрәк һәм аларны дөрес кулланырга кирәк. Һәм әлеге мәйдан җитештерүчеләргә үзләрен таныту мөмкинлеген бирсә, шәһәр халкы яңа ризыклар белән таныша ала, – диде министр.

Шулай ук чарада катнашучыларны Алтай крае губернаторы Виктор Томенко исеменнән төбәк Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Лукьянов сәламләде.

Шунысын әйтергә кирәк: фестивальдә шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар тәкъдим иктән азыклар, беренчедән, сыйфатлы булса, икенчедән, күбесенең хәләл сертифитикаты бар. Шуңа сатып алучылар күңеленә хуш килгән азык-төлекне таба алыр, мөгаен.

Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Фото: Язгөл Сафина.
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас