“Безнең бренд” фестивале башлана.
Уфада «Безнең бренд-2025» Халыкара фестивале старт ала.
Иртәгә, 26 ноябрьдә, «УФА-ЭКСПО» күргәзмә комплексында төбәкнең азык-төлек индустриясе өчен төп вакыйгалар - «Безнең бренд» Халыкара фестивале, IX махсуслаштырылган продуктлар күргәзмәсе һәм «ПродТехЭкспо»VII махсуслаштырылган проекты старт ала.
- Фестиваль азык-төлек җитештерүчеләргә үзләрен танытырга, яңа партнерлар табарга һәм сатып алучылардан турыдан-туры кире элемтә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Ә Уфа халкы һәм кунакларының җитештерүчеләрдән оригиналь, яңа һәм файдалы продуктлар сатып алу мөмкинлеге булачак,-дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фестиваль кысаларында «Безнең бренд» күргәзмәсе экспонентлары арасында традицион дегустация конкурсы узачак, анда иң яхшы азык-төлек продуктлары билгеләнәчәк.
Эксперт жюри катнашучыларны 10 номинациядә бәяләячәк, ә җиңүчеләр алтын, көмеш һәм бронза медальләр – кибет киштәләрендә алга китәргә ярдәм итә торган сыйфат билгесе алачак.
Фестиваль мәйданчыгы 3 көн дәвамында «ГастроМастер-2025» кулинар төбәк чемпионатын кабул итәчәк, ул төрле һәм кызыклы конкурслар белән тулы булачак.