

3 декабрьдән 5нә кадәр Башкортстанда XVIII Халыкара бизнес атналыгы узачак. Ул – төбәкнең генә түгел, тоташ Русиянең икътисади тормышында төп вакыйга.
Республика Хөкүмәте оештырган форум яңа партнерлык элемтәләре урнаштыру һәм күп миллиардлы контрактларга кул кую өчен меңләгән катнашучыны җыячак.
2024 елда чарада 59 миллиард сумлык килешүләр имзаланды, 111 илдән 5000нән артык эшлекле даирә вәкиле катнашты. Быел Таҗикстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Төркия, Казахстан һәм башка дәүләтләрдән делегацияләр көтелә.
Беренче көн программасы (3 декабрьдә) хезмәт җитештерүчәнлеге, социаль һәм яшьләр эшкуарлыгы мәсьәләләренә багышланачак. Кич белән “Ел эшкуары – 2025” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Икенче көнне (4 декабрьдә) катнашучылар креатив индустрияләр һәм интеллектуаль милек өлкәсендә хокукый аспектлар турында фикер алышачак. Шулай ук бу көнне “Бизнесны яклаучы-2025” һәм “Ел юристы” премияләре тапшырылачак, анда хокук өлкәсендә иң яхшы белгечләрне билгеләячәкләр.
Йомгаклау көне (5 декабрь) Халыкара көн дип игълан ителә. Аның төп темалары дәүләт-шәхси партнерлык һәм кооперацияне киңәйтү булачак.
Форумның төп вакыйгасы – Башкортстанның Муниципаль берәмлекләре советының һәм Үзбәкстанның Ташкент өлкәсенең беренче утырышы. Аның кульминациясе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашында пленар утырыш булачак.
Чарага рәсми сайтта теркәлергә кирәк: https://ibw-bashkortostan.com/about/registration.