Башкортстанда азык-төлек продукциясен җитештерү биш ел эчендә 70 проценттан күбрәккә арткан. Бу хакта агымдагы атнада хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Рамил Нуриәхмәтов хәбәр итте.
Бүген республика сөт һәм аның продукциясе, сыер һәм дуңгыз ите буенча үз ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итә. Шул ук вакытта үсемлек мае – төбәктә булган ихтыяҗга караганда сигез тапкыр күбрәк, ә шикәр җиде тапкыр күбрәк җитештерелә.
Саннар белән әйткәндә, республикада агымдагы елның 9 аенда азык-төлек продуктларын җитештерү индексы 122 процентка җиткән, ил буенча бу күрсәткеч – 99,4 процент. Эчемлекләр җитештерү индексы Русия буенча 95,9 процент булса, бездә 109 процент тәшкил иткән.
Продукцияне эшкәртү күләменә килгәндә, Башкортстан Идел буе федераль округында бишенче урында тора. 2025 ел нәтиҗәләре буенча азык-төлек һәм эчемлекләр җитештерү 230 миллиард сумнан артып китәргә мөмкин. Әгәр белгечләр фаразы чынга ашса, республика бу күрсәткеч буенча бишенчедән дүртенче урынга күчәчәк.
Бу сүзләрдән соң төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров: “Мин һәрвакыт зур күләмнәр сорыйм. Дүртенче урын – яхшы, әмма өчлеккә керергә кирәк. Алга таба бару мөмкинлеге бар”, – диде.
Тармактагы күрсәткечләрнең үсеше, тәү чиратта, предприятиеләрнең эшләү куәтләренә бәйле. Бу уңайдан 2020 елдан Башкортстанда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә гомум инвестицияләр күләме 9,6 миллиард сум булган 12 проект тормышка ашырылган.
“Шул исәптән быел өч проект гамәлгә ашырылды, – диде Рамил Нуриәхмәтов. – Бәләбәй сөт комбинаты елына 3 мең тоннага кадәр йомшак сырлар җитештерү заводын эшләтеп җибәрде. “Раевсахар” компаниясендә шикәр заводы реконструкцияләнде, хәзер эшкәртү куәте тәүлеккә 5,5 мең тоннага кадәр җитә. “Башкорт туңдырмасы” предприятиесендә яңа блок-модуль компрессор цехы төзелеше тәмамланды”.
Бүгенге көндә республикада авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү буенча тагын 23 инвестиция проекты – гамәлгә ашырылу стадиясендә.
Тармакның эш күрсәткечләре үсешенә дәртләндерү чаралары да ярдәм итә, диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында. 2021 елдан башлап эшкәртү предприятиеләренә барлыгы 946 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Әйтик, җитештерүчеләргә чимал һәм эшкәртү корылмалары сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләгәннәр.
Башкортстан Башлыгы тармакның алга таба үсеш потенциалы югары булуын билгеләп үтте.
“Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча без Идел буе федераль округында икенче урында торабыз. Аны эшкәртү буенча да алдынгы урыннарга ирешү мөһим”, – диде Радий Хәбиров.