-6 °С
Кар
19 ноябрьдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе «Русия транспорты»-XIX Халыкара форумында эшли башлады.
Чара мәйданчыгында төбәк башлыгы Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты. Яклар Башкортстанда зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук федераль трассаларда хәвефсезлекне арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.